Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ясадык без рәсемнәр, өйрәндек кагыйдәләр

Фотодагы малайлар-кызлар бик тә кызыклы иҗади лагерь сменасында булганнар –Чаллыдагы «За рамки» дигән рәсем студиясендә шөгыльләнгәннәр.

Каникулның беренче ае узды да китте. Ничек үткәрдегез аны? Фотодагы малайлар-кызлар бик тә кызыклы иҗади лагерь сменасында булганнар. Алар Чаллыдагы «За рамки» дигән рәсем студиясендә шөгыльләнгәннәр. Төрле рәсемнәр ясаганнар, экскурсияләргә йөргәннәр, пленерларга чыкканнар. Кыскасы, җәйнең һәр көнен, төсен кагазь битенә төшереп калырга тырышканнар. Ә беркөнне студия җитәкчесе Вәлиуллина Ләйсән Рөстәм кызы аларга бик мохим тема тәкъдим иткән.

– Җәй җиткәч, үзегез беләсез, юлларда хәрәкәт тагын да җанланып китә. Тыз-быз чапкан машиналар рәтенә мотоцикл, скутер, велосипед, самокатлар өстәлә. Сезгә, балалар, бу вакытта бигрәк тә уяу булырга, сак йөрергә кирәк. Әйдәгез, бүген юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерик әле. Рәсем итеп ясап, яшьтәшләрегезгә дә күрсәтик, – дигән Ләйсән апалары. 

Алар бергәләп юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләшкәннәр һәм пумала, буяулар, карандашлар тотып эшкә керешкәннәр. 

Бик тә үзенчәлекле иҗади эшләр килеп чыккан килеп чыккан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев