Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ял да итә, эшли дә беләбез

«Көмеш кыңгырау»ның 24нче саны.

Җәй башланып та өлгермәде, инде беренче аеның уртасын да узып киткәнбез икән. Бу вакыт эчендә Сабантуйлар гөрләде, зур бәйрәмнәр билгеләп үтелде. Укучылар өчен бигрәк тә рәхәт вакытлар инде: иртән уянып мәктәпкә барасы, дәресләр хәзерлисе кебек мәшәкать юк. Шәһәрдән авылга кайтып, иркенләп ял итәргә була. Әлеге фотодагы Исламовлар гаиләсе кебек җәен авылда үткәрергә яратучылар күптер ул. Дилбәр, Мәрьям, Җәмилә һәм Илдар Исламовлар – барысы да авылны яраталар. Атна ахыры җитүгә, аларны шәһәрдә күреп булмый.

Ял итәләр дигән сүз дә бик үк дөрес булмас. Авылдагы әбиләренә бакча эшләрендә, әти-әниләренә йорт салуда, тирә-юньне тәртиптә тотуда, энекәшләрен карауда алар зур булышчы. Кайтырга атлыгып торган Урта Сон авылы Мамадыш районында урнашкан.

- Җәй – безнең өчен иң рәхәт вакыт. Авылда үткән чаклар бигрәк тә. Шәһәрдә туып үссәк тә, әти-әниебез авылныкы булгач, еш кайтып йөрибез. Монда үзебезгә дә ошый. Табигатьтә йөрергә, уеннар уйнарга, күңелле вакыт үткәрергә була. Көннәр сизелми дә үтә. Авылда бигрәк тә Сабантуйларны зарыгып көтеп алабыз, төрле уеннарда катнашабыз. Быел мин үземне кул көрәшендә сынап карарга булдым. Җиңел булмаса да, ошады. Киләсе елларга тагын да ныклабрак тырышырга кирәк, дигән нәтиҗә ясадым. Сеңелләрем белән энемә дә үрнәк апа булырга тырышам, – ди Дилбәр.

Гөлинә Гусамова, автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев