Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Иң яхшы тәҗрибәләр мәктәбе

Балык Бистәсенең Күгәрчен мәктәбенә булган бу сәфәребез – күптәнге теләгебез иде.

95 бала укыган мәктәптә егермедән артык укучы безгә даими язып торсын да, ничек алар белән якыннанрак танышасы килмәсен инде?! Өстәвенә, газетабыз Язучылар берлеге белән гамәлгә керткән Шәүкәт Галиев премиясен беренче алучылар арасында да бар алар. Нинди генә бәйге игълан итсәк тә, Күгәрчен мәктәбе укучыларының эшләрен күреп куанабыз.

Лаеклы грант

Безне яңарак кына булган берничә шәп яңалык көтеп тора иде. Беренчесе –  мәктәп  “Туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре” республика конкурсында грант откан. 500 мең сумга ниләр алачакларын тәгаенләп йөргән көннәре. Яңа җиһазлар, проекторлар алырга җыенабыз, - диде мәктәп директоры Марсель Мингарипов.  Көчле укытучылар һәм уңайлы шартлар, әлбәттә инде, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә китерер.

Уку алдынгылары, бәйге һәм олимпиадаларда җиңүчеләр – бихисап биредә. Һәрберсенең сәләтен вакытында күрергә, үстерергә тырышалар.

Безнең газетада язмалары басылып торган Зәйнуллин Илназ, мәсәлән, республикада математика буенча олимпиададан призер булган, ә “Иң шәп әкият” бәйгесендә җиңүче кызыбыз – Дилбәр Вәлиәхмәтова бик матур рәсемнәр ясый, шул юнәлештә уңышлары бар. Миңнеханова Самирә  “Җәлил укулары”нда призер булып кайткан. Күп алар!

Спорт үҗәтләрне һәм максатчаннарны ярата

Икенче әйбәт яңалык: Орел шәһәрендә узган бөтенроссия бадминтон ярышларында 6нчы сыйныф укучысы Ислам Әгъзамов ике алтын, бер бронза медале яулап кайткан. Россиянең 35 шәһәреннән 250дән артык спортчы катнашкан анда.

Бу спорт төре белән беренче сыйныфтан ук  “Татарстан бадминтоны өметләре” дигән республика ярышында катнашып, медальләр яулаган егет ул. Хәзер инде Ислам - Республика җыелма командасының өметле спортчысы.   

Тренер булырга хыяллана, спортның башка төрләрен дә үз итә, чаңгы ярышлары буенча район чемпионы да. Һәм ... барлык фәннәрдән дә яхшы билгеләргә өлгерә. Чөнки таләп катгый – укуда “аксый” башласаң, ярышларга йөрмисең!

Исламның грамоталары санап бетергесез: күбесе Россия дәрәҗәсендәгеләр.

“Уйлый торган уен бу -  биредә йөзләгән комбинация бар. Ислам хәзер Россия буенча ярышларга күп йөргәч, бадмингтонны миннән күбрәк белә, өйрәнеп кайтканнарын безгә дә өйрәтә. Алтынчыда гына укыса да,  “кирәк!” дигән сүзне аңлый торган егет, бу инде – иң яхшы мотиваторларның берсе”, - ди физкультура укытучысы Марат Хөснетдинов.

Укучыларының җиңүләренә юл ачкан, кайберләренең үзеннән дә уздыруын күрә алган бәхетле остаз ул! Ә уңышлары белән сөендерүчеләр бик күп. Россия призеры Галиуллин Җәмил, республика призеры Галиуллина Камилә, Нәбиуллин Рәмис, Әгъзамова Гүзәл, Мингарипова Әдилә, Муллахмәтова Чулпан ... Әле ноябрь азагында гына “Татарстан бадминтоны өметләре” турнирының беренче этабында Камилә,  Җәмил,  Гүзәл янә призлы урыннар яулап кайтканнар. Афәрин, диясе килә!

Диварларда – Тукай геройлары

Икенче каттагы диварда безне Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр һәм Тукайның нәсел шәҗәрәсе гаҗәпкә калдырды. Танылган журналист, Республиканың Тукай фонды җитәкчесе Риман Гыйлемхановның шагыйрь белән дүртенче буын туган булуын да белдек. Бу хакта безгә татар теле укытучысы Тәнзилә Закирова сөйләде. Нәкъ менә ул – утыз елдан артык гомерен мәктәпкә багышлаган мөгаллимә сәбәпче дә инде биредәге балаларның әдәби иҗат белән шөгыльләнүенә. Апалары, абыйларының әкият-хикәяләре газетада басылганын күргән эне-сеңелләр горурланып: “Минем абыйны беләсез!”, “Минем апа да яза!” – дип торалар. Лаеклы алмаш булыр әле алар да.

Борынгыдан килгән тырышлык

Күгәрчен авылына ундүртенче гасырда ук нигез салынган. Бу хакта музейдагы уникаль экспонат – 1382 елгы мөһер сөйли. Һөнәрчеләр авылы ул: тырыш, уңган, булдыклы кешеләр яши биредә. Шәл бәйләүчеләр! Безне укучыларның уңышлары һәм музей белән таныштырып йөрүчеләрнең берсе Әдилә Мингарипова (Ш.Галиев приемиясе иясе ул безнең!) әйткәнчә, “үткәннәрне белми торып, киләчәгебезгә абынмый-сөртенми генә атлый алырбызмы без?” Бу мәктәптә исә буыннар бәйләнешенә, дәвамчанлыкка  зур игътибар бирелә кебек тоелды безгә.

Ай саен газета чыгаралар, ай саен диярлек берәр әсәрне сәхнәләштерәләр (театр куялар!), “Сәйлән” фольклор ансамбльләре эшләп килә. Тәнәфестә рәхәтләнеп теннис уйнаганнарын, кул көрәштерүләрен күреп алдык. Без киткәндә Яңа ел бәйрәменә тәрәзәләргә рәсемнәр төшереп калды малайлар. Менә шулай матур итеп яшәп яталар безнең даими хәбәрчеләребез булган мәктәптә. Әле аларны үзебезнең ютуб белән тикток каналында да күрербез дип ышанабыз. Кызык хәлләрне, яхшы яңалыкларны бергәләп булдыру, бергә-бергә арттыру күңелле ич ул.

Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев