Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Гыйлем диңгезенә чумдылар...

Әле генә балалар бакчасына йөри иде алар. Бүген Укучы дигән горур исемне йөртәләр. Шундый самими, ихлас, тиктормас һәм тырышлар. Гыйлем диңгезендә йөзәргә өйрәнәләр.

Яр Чаллы шәһәрендәге 52нче мәктәпнең 1А сыйныфында кунакта булып кайттык әле. 29 укучы – 15 кыз һәм 14 малай укый анда. Укытучылары Марсилә Марс кызы Хөснетдинова 34 ел шушы мәктәптә белем бирә. Җиде сыйныф чыгарган икән инде ул. 
Белемгә өйрәнү бишектән килә, диләр. Әле очарга гына өйрәнеп килә нәни укучылар – кошчыклар. Елдан-ел канатларыгыз ныгысын, дуслар. Зәңгәр күкләрне колачларлык гыйлем туплагыз. Туган телле, мәрхәмәтле булып үсегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев