Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Горурлыгым - укучылар

Дуслар, таныш булыгыз: Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укытучысы Зөһрә Таһир кызы Гыйззәтуллина. Үзе яшь, үзе тәҗрибәле мөгаллимә.

Без килгәндә, 7Б сыйныфында математика дәресе алып бара иде ул. Теманы җиңел һәм төпле итеп аңлата, укучылар исә аны дикъкать белән тыңлыйлар. Зөһрә Таһир кызыннан   сабырлык һәм әдәплелек бөркелеп тора. Дәресләрдән соң, безнең сорауларга да җитез генә җавап бирде ул.

– Укытучы булыр өчен, укытучы булып туарга кирәк, ди халык. Сезнең укытучылык эше ничек башланды?
– 18 яшьтә үк мин балалар белән эшли башладым. Дүрт ел лагерьларда өлкән тәрбияче булып эшләдем. Югары уку йортын тәмамлагач, Казанның 26нчы лицеенда биш ел укыттым. Бу уку елын 84нче лицейда башлап җибәрдем. Математика, информатика фәннәрен укытам. 

– Ни өчен нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладыгыз?
– Балаларны бик яратам мин. Алар белән эшләү рәхәт. Бала, белмәгән темасын аңлап, дәрестә туплаган белеменә куанып утыра икән – бу минем өчен дә зур шатлык. 

– Лицей нәрсә белән җәлеп итте Сезне?
– Безнең лицей – бик көчле белем һәм тәрбия үзәге. Нәтиҗәле уку өчен, бөтен шартлар тудырылган. Һәрбер баланың үз юнәлеше, үз фикере бар. Монда тәҗрибәле, таләпчән укытучылар белем бирә. Дәрестән тыш чараларда катнашып та, балалар камилләшә, ныгый бара. 

– Чын укытучы нинди булырга тиеш?
– Белемле, тәрбияле булырга һәм үзенең гыйлемен балаларга җиткерә белергә тиеш. 

– Укытучылар турында яраткан афоризмыгыз бармы?
– Күренекле педагог-галим Д.И. Менделеевның сүзләре күңелемә бик якын. «Укытучының бөтен горурлыгы – укучылары, ул утырткан орлыкларның үсүе», дип язган ул. 

– Укытучылар көне уңаеннан...
– Хезмәттәшләремә дә, укучыларыма да сәламәтлек, бердәмлек, сабырлык, яңадан-яңа уңышлар телим. Һәркем мәктәпкә куанып, канатланып барсын иде.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев