Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Гармунчы «КВН»чы

Без Әмир Гыйләҗев белән инде күптәннән таныш. Ә быел без аны, гомумән, башка яктан «ачтык».

Без Әмир Гыйләҗев белән инде күптәннән таныш. Аның Чаллының 4нче мәктәбендә укыганын да, шунда эшләп килүче «Авыл малайлары һәм кызы» КВН командасында уйнаганын да, матур итеп шигырь сөйләгәнен дә белә идек. Ә быел без аны, гомумән, башка яктан «ачтык». Баксаң, Әмир инглиз теле белән кызыксына, бик оста итеп гармунда уйный, хәтта җырлый да икән әле. Нинди талантлы егет Әмир! Бу шөгыльләре безне бик тә кызыксындырды. Озак уйлап тормыйча, без аңа кунакка килдек. Һәм ул безнең «Көттегезме? Без килдек!» дип аталган проектыбызның чираттагы герое. 

Ишекне ачып керүгә, елмаеп, безне өй түренә дәшүче дә Әмир үзе иде. Бу хәтле шөгыльләре була торып, аның өйдә булуы бик сирәк күренеш икән. 

— Укудан соң минем һәр минутым санаулы. Көн саен диярлек баян буенча түгәрәккә, инглиз теленнән өстәмә дәресләргә йөрим. КВН командабыз белән чыгышларга әзерлек вакытлары җитеп килә, өстәвенә мәктәптә төрле конкурсларда катнашам мин. 
— Бу кадәр иҗади булуың юкка түгелдер. Гаиләдә синең кебек сәнгать яратучылар бармы? 
— Бар. Минем абыем Кәрим дә баян белән шөгыльләнә. Гөлсинә әбием көйләр иҗат итә, шулай ук гармунда уйный, бик матур итеп җырлый. 
— Баянга да сине әбиең өйрәттеме? 
— Мин кечкенә чактан баян түгәрәгенә йөрим. Элегрәк 7нче музыка мәктәбенә йөрдем, ә хәзер 3нче мәктәптә шөгыльләнәм. Анда бик яраткан укытучым бар. Гөлнара Мәсхүд кызы Шиһапова бик яхшы өйрәтә. Бүгенге көндә без рус көйләрен өйрәнәбез. 
Озак уйлап тормыйча, кулына якын дусты — гармунын алып, «Бриллиантовые пальчики» көен сузып җибәрде ул. 
— Ә КВНда сине нинди образларда күрергә була? 
— Иң башта мин Бөке ролендә идем. Аннан соң Фаяз Гумарович булып уйнадым. Һәм менә миннән тагын бер образ — җырчы Әлфинә Әзһәмова роле. Монысы әле күптән түгел генә тәкъдим ителде. 
Эстрада йолдызы Әлфинә Әзһәмова булып җырлап та күрсәтте Әмир. Әллә җырчы үзе килеп җырладымы, диярсең, тавышы, кыланышлары нәкъ аныкы кебек. 
— Бу образны тудырганда иң кыены — Әлфинә апаныкы кебек кием һәм парик табу иде. Җитәкчебез Наҗия апа Хөсәенова бөтен шәһәрне йөреп чыкса чыкты, миңа туры килердәй киемне дә, парикны да тапты. 
— Ә кешене көлдерү авырмы ул?
— Миңа бу эш җиңел бирелә. Нигә шулай икәнен әйтә алмыйм. Класста да, юктан гына кызык табып, сыйныфташларны көлдерәм мин. 
— Шөгыльләрең шулкадәр күп... әле кем буласыңны уйладыңмы соң?
— Табиб яисә укытучы. Математиканы бик яратам, шуңа күрә әлеге фән укытучысы булыр идем. 
— Ә син нинди укытучы булырсың икән?
— Шаян һәм мәрхәмәтле. Өй эшләрен эшләп килмәсәләр дә, бик каты орышмас идем. Беренче тапкырга. Ә аннан соң да тыңламасалар, начар билге дә куярга туры килер. 
— Өйдә буш вакытларыңда нишләргә яратасың? 
— Әниемә булышам. Нәрсәгә өлгерәм, барысын да эшлим. Ашарга да пешерергә яратам. Мин бик тәмле итеп пицца пешерә беләм. 

Әмир белән аралашкан арада, без — «Көмеш кыңгырау» хезмәткәрләрен Гыйләҗевлар гаиләсе мул табыннар корып, өстәл артына сыйланырга чакырды. Шунда Әмирнең әбисе — Тәкыя ханым аның кечкенә чагын бик яратып искә алды.

— Әмир кечкенәдән тиктормас, иҗади бала. Бүгенге көндә дә ул атнасына биш тапкыр музыка мәктәбенә йөри, укырга бик ярата. Олыларга беркайчан каршы әйткәне дә, киреләнгәне дә юк. Төрле ситуациядән чыгу юлын таба, беркайчан югалып калмый. Һәм юморны бик ярата. Өйдә дә төрле кызыклар уйлап чыгарып, көлдерергә генә тора. Киләчәктә мин аны сәхнәдә, гармунчы егет итеп күрәм. 

Әмир әбиләр тәрбиясен татып үскән бала. Икенче әбисе — Гөлсинә ханым Гәрәева да аның өчен ут янып тора. 
— Без оныгым белән кечкенәдән төрле әдәби конкурсларга йөрибез. Балалар бакчасында ук "Җәлил укулары"нда шигырьләр сөйли иде ул. Бөтен әйберне бик тиз отып ала. Мәктәптә инде Наҗия апасы белән катнашмаган конкурслары калмый. Шуңа да ул сәхнәгә тартыла. Әмир халык алдында үзен, гомумән, икенче төрле хис итә. Ул сәхнәдә яши, бик ярата сәхнәне. 

Укытучысы Наҗия ханым Хөсәенова Әмирне мәктәпкә кергән көннән хәтерли. 

— Укучы статусын алуга, без аның белән сәхнәдән төшмәдек. Башта ул шигырьләр сөйләп йөрде, аннан театр түгәрәгенә язылды. Анда шулай ук төп рольләрдә ул. Ә КВН командасы ачылуга, Әмир аның нигезенә әйләнде. Бар ролен җиренә җиткереп уйный. Ул халыкны, жюри әгъзаларын үзенә карата белә. Аңа теләгем шул: гел шундый театрал, актив бала булып, иҗаты белән алга таба да сөендереп торсын иде. 
Сөендерер, әлбәттә! Әле киләчәктә Әмир Гыйләҗев дигән исем халыкка тагын да танылып, популярлашып китәр. Без дә, Әмир сиңа, уңышлар телибез! 

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев