Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Яңа 29нчы саныбыз дөнья күрде!

Яңа саныбызда Казан кызы, «Адымнар» мәктәбе укучысы, «Мисс Татарстан» модель агентлыгында шөгыльләнүче 9 яшьлек Ассэль Сәлахова белән әңгәмә.

Июль ахырында Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» дип аталган этно-фестиваль узды. Остаханәләр, ярминкәләр, күргәзмәләр, перфоманслар – бар да үзенчәлекле иде биредә. Шул мохитне Казан кызы, «Адымнар» мәктәбе укучысы 9 яшьлек Ассэль Сәлахова үз күзләре белән күрде. Үзе дә бик матур этно-стильдәге күлмәктән булса да, «Мисс Татарстан» модель агентлыгына йөрсә дә, биредә ул мода күрсәтмәде. «Чын дуслар булып яшик бу җирдә!» – дип Казан турында җыр җырлады Ассэль.

– Ассэль, син – коеп куйган модель кебек. Этно-фестивальдә исә җырладың. Хикмәт нидә икән?

– Мин биш яшемнән «Мисс Татарстан» модель агентлыгына йөри башладым. Анда безне сәнгатьле итеп сөйләргә дә, җырларга да өйрәттеләр. Хәзер инде агентлыкка йөрмим, тик зур чаралар булганда анда мине чакыралар. Этно-фестивальдә шулай катнаштым.

         (Ахыры 4нче биттә).

 

– Ассэль,  без сине «Адымнар» мәктәбендә үткән Сабантуйда «Ак канат» дуэтында да күргән идек. Димәк, синең җырчы даның таралган инде?

Әйе, без Ләйлә Мөхәмәтдинова белән татарча җырлар җырларга яратабыз. Безнең бу дуэт «Ак канат» дип атала. Икенче дуэтыбыз – «Ох и Ах», бу дуэт белән русча җырлар башкарабыз. Анда миннән кала башка кызлар алышынып тора.

Ассэль, син Этно-фестивальдә бик матур күлмәк кигән идең. Кем уйлап тапты аны?

Безнең барлык киемнәребезне дә әниләр уйлап таба һәм тектерә. Без бергәләп интернеттан төрле фасоннар карыйбыз, матур элементлар, орнаментлар сайлыйбыз. Бу күлмәктә Кол Шәриф мәчетенең рәсеме төшерелгән. Ул миңа бик тә ошады.

– Милли, үзенчәлекле, этник стильдәге киемнәр кияргә яратасың, димәк? Ә урамда күбрәк күлмәктән йөрисеңме?

– Әйе, матур бит алар! Урамда да күбрәк күлмәкләр кияргә яратам. Аларны үзем ясаган беләзек, йөзекләр белән тулыландырып кияргә тырышам.

Ассэль, җәең ничек үтә?

– Күңелле дә, файдалы да. Җәй көне дә инглиз теле белән сәнгатьле уку дәресләрен калдырмыйм. Атнасына ике тапкыр укытучы белән шөгыльләнәм. Төрле бәйгеләрдә катнашкач, кирәк ул. «Космос и отбор» дигән бәйгедә катнаштым, төбәк этабыннан үттем инде. Анда җиңүчеләрне Мәскәү янындагы лагерьга җибәрәләр. Шунда җыенам. «Голос. Дети» тапшыруында катнашасым килә, шуңа әзерләнәм.

– Ә киләчәктә кем булырга уйлыйсың?

– Журналист булырга телим. Тележурналист буларак үземне сынап караганым бар инде – «Шаян ТВ», TMTVларда катнашканым бар.

– Уңышлар сиңа, Ассэль!

Әңгәмәдәш – Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев