Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Данияр Сәлмәнов – «Татар малае-2024» җиңүчесе

«Көмеш кыңгырау» газетасының 17нче саны.

Бу малайны сәхнәдә күргәч, «ут бит бу» дип уйлап куйдым. Сүзем Данияр Сәлмәнов турында. Әнә, фотоның уртасында иптәшләре-җанатарлары арасында елмаеп басып тора. Ә елмаерга сәбәп зурдан: «Татар малае» титулына лаек булды ул. Әйдәгез, бу фотоны төшергән көнгә әйләнеп кайтыйк әле. Вакыйга Чаллы шәһәрендәге 1нче балалар иҗат сараенда булды. Монда 5-8 сыйныфлар арасында «Татар малае-2024» шәһәр бәйгесе узды. 10 малай көч сынашты. Берсеннән-берсе үзенчәлекле чыгышлар карадык. Беренче биремдә малайлар сәләтләрен күрсәтергә тиеш булдылар. 56нчы мәктәп укучысы Әдел Гайнимов бик матур җырлый икән. 84нче лицей-интернат укучысы Ислам Идрисов командасы гореф-гадәтләребез турында мәгънәле сәхнә күренеше куйды.

Биеделәр дә, җырладылар да 

Өченче булып 2нче гимназиядә белем алучы Айбулат Хәбриев чыгыш ясады. Аның белән Сабантуй мәйданына эләктек. Шунда ук көрәш мәйданы барлыкка килде, Айбулат командасындагы егетләр бил алышып та алдылар. Ә конкурсантыбызның теле-телгә йокмый, егетләргә көч биреп матур шигырьләр сөйли. Айбулат мәктәптә математика, тарих дәресләрен үз итә. Ә иң яраткан шөгыльләре шахматлы уйнау, чаңгыда шуу икән. 
52нче мәктәптән Илназ Кадыйров сөйләп тә, җырлап та хәтта биеп тә шаккаттырды. Илназ командасы "йөзек салыш"ны да уйнап күрсәтте әле. 

54нче гимназмиядән Тимур Габдархманов турында да әйтми китә алмыйм. Татар халык биюен бик оста башкарды ул: сәхнәдә йөзеп кенә йөри инде менә. 

Ул залны, зал аны яратты

Данияр Сәлмановның җиңүче булганын язма башында ук ычкындырган идем. Харизма көчле бу малайда. Ул сәхнәгә килеп чыгышка үзеннән-үзе йөзләрдә елмаю барлыкка килә. Чын! Кыскасы, ул залны, зал аны яратты. Аның чыгышында без Сабантуй бәйрәме карадык. Сәхнәдә бабасы, әти-әнисе, сеңлесе хәтта нәни энесе дә чыгыш ясады. Бергә биеделәр, җырладылар. Бик күңелле булды. Данияр татарча матур, үтемле итеп сөйли белә.
Аннары сәхнә тутырып хәрби формадыгы укучылар чыкты. Бу 82нче кадет мәктәбендә укучы Алмаз Мингалимовның визиткасы иде. Хәрбиләрнеке хәрбиләрчә инде: һәр хәрәкәт төгәл. Алмаз кулындагы мылтык ничекләр генә бөтерелмәде. 

Бабайга әверелде

58нче мәктәп укучысы Динияр Маликов татар биюен башкарды. Әнисе белән бергә гаиләләре турында сөйләделәр.

39нчы мәктәптә белем алучы Ислам Габдрахмановның да чираты җитте. Үзенчәлекле бию әзерләгән ул. Япь-яшь малай күз ачып йомганчы сакаллы кешегә әйләнде. Ислам чыгышында яшьтәшләренә һәр минутның кадерен белеп файдалы итеп уздырырга киңәш итте. Гомерегез смартфон экранына төбәлеп узмасын диде. 

Унынчы конкурсант — тагын бер кадет Ранэль Миңнеханов. Ул «Калкан полиция мәктәбе»ндә укый. Ранэль автоматны бик тиз сүтеп җыя икән. Шуңа өстәп шәп җырлый да. 

Икесен генә белдем

Интеллектуаль турда малайлар төрле биремнәргә җавап эзләделәр. Мәкальләрне дәвам иттеләр, көй буенча нинди җыр икәнен белделәр. Менә көй буенча җырларны белүләренә шаккаттым. Мин яңгыраганн көйләрнең икесен генә чамаладым. 

«Сүз остасы» дигән биремдә малайлар шәҗәрәләре турында сөйләделәр. 7 буын бабаларына кадәр белеп, шәҗәрә ясаганнар, шулар турында бик кызыклы мәгълүматлар бирделәр. 

Җанатарлар турында аерып әйтәсе килә. Алар шарлар, плакатлар тотып килгәннәр. Кул чабып, «Афәрин» дип чын күңелдән көч биреп утырдылар. Катнашучылар сәхнәдән әлбәттә аларны ишетеп, күреп канатланып киттеләр.

Нәтиҗәдә... 

Дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Тимур Габдрахманов — «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай», Динияр Маликов — «Иң оста телле малай», Ислам Идрисов — «Иң зыялы малай», Адель Ганимов — «Иң талантлы малай», Ранэль Миңнеханов — «Иң камил малай», Айбулат Хәбриев — «Иң милли җанлы малай», ә Алмаз Мингалимов — «Иң матур сәхнә образы» номинациясендә җиңүче булдылар. 

Илназ Кадыйров 3нче, Ислам Габдрахманов 2нче урын яулады. 

Данияр Сәлмәновка күчмә түбәтәйне 2023 елда «Татар малае» булган Илназ Харисов кидертте. Сүз уңаеннан алар бер гиназиядә белем алалар: түбәтәй читкә китмәде.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев