Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Булат Нургалиев: «Фильмнарны самолетта карыйм»

Казанның 6нчы гимназиясендә 8Д сыйныфында укучы Булат Нургалиевны көн герое дияргә дә ярыйдыр — бу арада аның турында сөйләүдән туктаган юк.

Август аенда Булат Новосибирскида узган «Архипелаг-2023» ярышыннан 9 кубок һәм өч медаль алуга ирешкән иде. Бу көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы «Разговоры о важном» дигән ачык дәрестә булып кайтты. Һәм Президентка Россиядә дроннар белән кызыксынучылар өчен коптер-парклар булдырырга тәкъдим итте.

Коптер-парклар һәм дроннар — безнең малайларны, Булат үзе, мөгаен, кызларны кызыксындырадыр. Без Булат белән аның бу кызыклы шөгыльгә ничек килүе һәм, әлбәттә, дроннарсыз тормышы турында да сораштык.

— Булат, әйт әле, сине нигә нәкъ менә дроннар кызыксындырды икән?

— Ничек кызыксындырмасын инде. Дрон — «тема» бит инде ул бүген! Иң тиз үсә торган тармак. Күрми калып булмый да аны! Аннары кечкенәдән заманча технологияләр эчендә үстем мин. Әтием Марсель Нургалиев белеме буенча «айтишник», пилотсыз авиация буенча җыелма команда тренеры.

— Ә чын-чынлап шөгыльләнә башлавың?

— Моннан өч ел элек. Казан элемтә техникумында шөгыльләнәм.

— «Архипелаг-2023» — синең беренче ярышың, беренче җиңүең идеме?

— Юк, җиңүләрем бар иде инде. «Дронбиатлон-2022» чемпионатында, «РостехДрон» фестивалендә... Тагын кайлардадыр... Ә «Архипелаг-2023»ка килгәндә, бөтен мәгълүмат чаралары мине «Архипелаг» җиңүчесе дип язды, ә мин үзем алай димәс идем. Мин Новосибирскида тренерның барлык таләпләрен үтәргә тырыштым, шуннан яхшы нәтиҗә килеп чыкты. Көндәшләр арасында бик күп яхшы һәм лаеклы пилотлар бар иде, бигрәк тә Сахалин командасы истә калды.

— Булат, ә Президент белән очрашу нинди тәэсир калдырды синдә? Каушадыңмы?

— Дулкынландым. Чөнки илнең беренче кешесе белән очрашу бит ул. Россия Президенты Владимир Владимирович, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич, Казан мэры Илсур Раисович белән очрашулар минем гомерлеккә исемдә калачак.

— Син Владимир Владимировичка коптер-парклар булдырырга тәкъдим иттең. Яшьтәшләрең арасында коптер-парклар белән кызыксынучылар күптер дип уйлыйсыңмы?

— Парклар белән — юк, ә менә коптерлар белән кызыксына башлаучылар бар.

— Сине 20дән артык дрон ясаганы бар дип укыдым. Дроннар бер-берсеннән аерыламы?

— Әлбәттә, аерыла. Ярышлар өчен аерым дроннар кулланыла, аэрофотога төшерү өчен дроннар, промышленность дроннары...

— Мәктәптә сиңа игътибар арткандыр инде хәзер, әйеме? Уңайсыз түгелме?

— Мәктәптә игътибар күп дип әйтмәс идем, безнең мәктәптә миннән башка да талантлы балалар күп. Андый уңайсызлыклар кичермим.

— Синең тормышта дуслар белән очрашуга, фильмнар карауга, күңел ачуларга вакыт бармы? Ничек ял итәсең?

— Вакыт булганда, гаиләбез белән самокатта, картингларда йөрибез, бакчада дәү әнигә булышабыз. Ә фильмнарны самолетларда планшеттан карарга туры килә. Анысына менә вакыт юк.

Әңгәмәдәш – Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев