Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Без си­нең бе­лән го­рур­ла­на­быз, Иль­ви­на!

Та­ныш бу­лы­гыз! Бу мө­ла­ем кы­зы­быз – Иль­ви­на Шәй­хет­ди­но­ва. Көз аен бик яра­та Иль­ви­на. Кы­зыл ми­ләш­ләр, са­ры ка­ен­нар аңа ил­һам би­рә, яшәр­гә, укыр­га  көч өс­ти.

Рус, та­тар, инг­лиз тел­лә­рен­дә ир­кен ара­ла­ша ул. Ту­ган җи­ре Сверд­ловск өл­кә­се Пер­воу­ральск шә­һә­ре.  «Чит тө­бәк­тә ту­ып-үсеп тә ту­ган тел­дә ни­чек ир­кен сөй­лә­шә­сең?» ди­гән со­рау­га ул ел­ма­еп җа­вап би­рә: «Ми­нем  дәү әни­ем Мин­ка­мал  Баш­кортс­тан­ның Тай­каш авы­лын­да яши. Яше тук­сан­нан ар­тык. Һәр җәй­не әни­ем ми­не дәү әни­ем яны­на алып кай­та иде.  Кеч­ке­нә­дән ту­ган те­лем­дә  ара­ла­шып үс­тем».

4нче сый­ныф­ны бе­тер­гәч,  Та­тарс­тан­га кү­чеп ки­лә алар. Бү­ген­ге­се көн­дә Ту­кай ра­йо­ны Яңа по­се­ло­гы мәк­тә­бе­нең  9нчы сый­ны­фын­да бе­лем ала Иль­ви­на. Төр­ле олим­пи­а­да, бәй­ге­ләр­дә бик те­ләп кат­на­ша. Уз­ган уку елын­да рус әдә­би­я­ты бу­ен­ча Бө­тен­рос­сия олим­пи­а­да­сын­да кат­наш­кан.

Л.Н.Толс­той исе­мен­дә­ге Бө­тен­рос­сия фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­сен­дә, Тай­син исе­мен­дә­ге ре­ги­о­наль кон­фе­рен­ци­я­дә җи­ңү­ләр яу­ла­ган. Ка­захс­тан баш­ка­ла­сы Нур-Сол­тан шә­һә­рен­дә Му­са Җә­лил иҗа­ты­на ба­гыш­лап уз­ды­рыл­ган Бө­тен­дөнья бәй­ге­сен­дә җи­ңү­че бул­ган! Оч­ра­шу­лар, кон­церт­лар алып ба­ра. «Чиш­мә» мәк­тәп га­зе­та­сы­ның мө­хәр­ри­ре дә әле ул!

Ра­йон кү­лә­мен­дә үт­кә­рел­гән бар­лык әдә­би бәй­ге­ләр­дә кат­на­ша Иль­ви­на.  Дә­рес­ләр­дән соң эне­се Әмир, сең­ле­се Ре­ги­на яны­на ашы­га. Буш ва­кыт­ла­рын­да бәй­ли, чи­гә, клас­сик му­зы­ка тың­лый. Әни­се­нә бу­лы­шыр­га да өл­ге­рә.

Без си­нең бе­лән го­рур­ла­на­быз, Иль­ви­на!

Резеда Мавзютова, Тукай районы, Яңа бистә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев