Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Бер гаиләдән – ике «делегат»

Бертуган Алинә һәм Әмир Солтановлар быел икесе дә Татар теленнән республикакүләм олимпиадада катнашканнар. Бер гаиләдән – ике «делегат», ягъни мәсәлән. Кызык тоелды инде бу безгә.

Бертуган Алинә һәм Әмир Солтановлар быел икесе дә Татар теленнән республикакүләм олимпиадада катнашканнар. Бер гаиләдән – ике «делегат», ягъни мәсәлән. Кызык тоелды инде бу безгә. Һәм, якыннанрак танышасыбыз килеп, Солтановларны редакциягә кунакка чакырдык.

Иң элек алар турында берникадәр мәгълүмат. Алинә Чаллыда туып үссә дә, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәренең 13нче кызлар гимназиясендә укый. 11нче сыйныфта (бик җаваплы елы) булуына карамастан, эшсез тора белми – Олимпиададан кайткан да инде республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесендә катнашырга әзерләнә башлаган. Әмир – Чаллының 79нчы малайлар интернат-мәктәбе укучысы. Һәм... мәктәпнең Президенты да.

Солтановлар белән әңгәмә кору өчен без бу юлы кызыклырак формат сайладык – икесенә дә бер үк сорауларны бирдек. Бер гаиләдә тәрбияләнгән Алинә белән Әмирнең җаваплары охшаш булды микән? Әйдәгез, укыйбыз!

 Республикакүләм олимпиада шәһәрнекеннән аерыламы? Кай ягы белән?

Алинә:

– Мин республика олимпиадасында 8нче мәртәбә катнаштым. 3 тапкыр призер һәм бер тапкыр жиңүче булдым. Шуңа нәтиҗә ясый алам – шәһәрнеке авыррак кебек. Аны күпләр шулай диләр.

Әмир:

– Узган ел да шәһәркүләм олимпиадада җиңеп, республикакүләм олимпиадага үткән идем. Тик җиңүгә ирешә алмадым. Быел кабат Чаллыда яхшы күрсәткечкә ирешеп, Казанга үттем. Һәм бу юлы инде призер булдым. Март аенда, Аллаһ боерса, Халыкара олимпиадада катнашырга исәп.

Шәһәркүләм олимпиада биремнәр катлаулырак, ә республиканыкында катнашучылар күбрәк.

Олимпиадаларда гадел бәя биреләме, ничек уйлыйсың?

Алинә:

– Гадел дип уйлыйм. Кайда хата ясаганыңны күрсәтәләр. Үз күзең белән күргәч, гадел түгел дип әйтеп булмый.

Әмир:

– Бу хакта артык уйланганым булмады. Иң мөһиме – үземне сынау.

Олимпиадага ничек әзерләндең? Үзең генә белгән серләрең бармы?

Алинә:

– Чаллының 2нче гимназиясендә укыганда беренче укытучым Фәридә Хәррасовна, татар теле укытучым Энҗе Әзгамовна миңа база белеме салып калдырдылар. Хәзерге әзерлек шуңа өстәлә генә бара кебек. Олимпиадага әзерләнгәндә шимбә, якшәмбе көннәрен дә мәктәптә үткәрәсең инде. Шунсыз булмый.

Әмир:

– Олимпиадага без укытучыбыз Резеда Җәүдәтовна белән октябрь аеннан ук әзерләнә башладык. Яхшы күрсәткечләргә ирешүемдә аның да өлеше зур. Аннары апам белән икебез бергә республикакүләм олимпиадага барырбыз дип хыялланган идек – ничә елдан соң теләгебезгә ирештек.

Сез өйдә татарча аралашасызмы?

Алинә:

– Татарча, әлбәттә.

Әмир:

– Татарча булмаса, мин аны бу дәрәҗәдә белмәс идем дә. Әти-әнигә, әби-бабайларга рәхмәт. Туган телне яратырга өйрәттеләр.

Бүген мәктәпләрдә татар теле дәресләре сан ягыннан кимеде. Һәм балаларның татарча белү дәрәҗәсе дә...

Алинә:

– Мин моны зур проблема дип саныйм. Конкурслар, олимпиадалар күпмедер ярдәм итәдер телне сакларга. Әмма, әмма... белмим инде.

Әмир:

– Без, татарлар, данлыклы тарихка ия халык. Шундый зур, легендар шәхесләребез булган, алар барысы да татарча сөйләшкән. Халкыбызны милләт буларак саклап калучы көч – ул туган телебез дип саныйм. Без 79нчы малайлар лицей-интернатында бик теләп үз телебездә аралашабыз. Бәйрәмнәр һәрчак ике телдә үтә безнең.

Үзең турында кыскача сөйләргә кушсалар, ниләр әйтер идең?

Алинә:

– Кичәләр алып барам, конференциялардә катнашам. 7 ел рәсем түгәрәгенә йөрдем. Спорт белән шөгыльләнәм. Акча да эшли беләм – маникюр остасы.

Әмир:

– Йөзә беләм, шахмат уйныйм. Татар, рус һәм чит классикасын укыйм. IT-паркта да шөгыльләндем – фотошоп, корал программларын үзләштердем. КАМАЗ футбол клубына йөреп алдым. Быел, мин җитәкләгән футбол командасы мәктәбебез чемпионатында җиңде. Киләчәктә исә үз эшемне ачарга хыялланам.


Олимпиадага әзерләнүләр, түгәрәкләр, дәресләрдән тыш шөгыльләр... укуга комачауламыймы?

Алинә:

– Юк. Чөнки кечкенәдән күнеккән. Графикның тыгыз булуы файдалырак та әле, вакытны дөрес бүлергә ярдәм итә ул.

Әмир:

– Бәйгеләр, олипиадалар – иртәгәге көнеңнең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев