Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

БДИдан 100 балл – чынбарлык!

«Көмеш кыңгырау»ның 23нче саны.

Чыгарылыш сыйныф укучыларында кызу урак өсте. Алар ел буе умарта кортлары кебек гожләп тордылар, хәзер инде хезмәт җимешләрен күрер вакытлар җитте. Көн саен диярлек алар имтихан нәтиҗәләре белән таныша. Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле. Имтихан 28нче майда узган иде. Укучылар арасында имтиханны 100 баллга бирүчеләр дә юк түгел. БДИдан 100 балл... Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Менә шул хыялны чынга ашыручылар рәтендә Чаллының 52нче мәктәбендә белем алучы Сабина Сабирҗанова да бар.

«11 ел уку дәверендә мәктәбем, аның яшәеше өчен бөтен чараларда актив катнашырга тырыштым. Укуны бик яраттым. Уку алдынгысы булуны, югары дәрәҗәләргә ирешүне үземә максат итеп куйдым һәм максатыма ирештем, дип уйлыйм.

Уку дәверендә хореография буенча 7 ел махсус мәктәпкә йөрдем һәм шул юнәлеш буенча диплом алдым. Уку өлкәсендә, мәктәпнең иҗади тормышында актив идем. Мәктәбем, андагы укытучыларым белән бик горурланам. Бигрәк тә уку бүлеге мөдире Чулпан Наил кызы, сыйныф җитәкчем Алия Илфак кызы, рус теле укытучым Алсу Рәкыйк кызы минем өчен борчылдылар, алга барырга, зур нәтиҗәләргә ирешергә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Мин аларга бик рәхмәтле!» дип үзенең хис-кичерешләрен уртаклашты Сабина.

– Имтиханда 100 балл җыю синең өчен мөмкин эш кебек идеме, Сабина?
– Бу – минем хыялым иде. Аңа ирешү өчен максат куйдым. Һәм нәтиҗәсе югары уңышларга ирешү булды. Теләк булса, бар да була, минемчә. Аллаһы Тәгаләгә барысы өчен дә чиксез рәхмәтлемен, мин бик бәхетле!

– Ничек уйлыйсың, 100 балл ул белем күрсәткечеме, әллә имтиханда бәхет эше дә зур роль уйныймы?
– Уку – энә белән кое казу, ди халык. Шулай булгач, 100 балл – ул бәхет эше генә түгел, анда белем күрсәткече дә зур роль уйный. Бу бит минем 11 еллык хезмәтем нәтиҗәсе.

– Гаиләң дә сиңа терәк булып торгандыр...
– Әлбәттә. Безнең гаилә ишле. Әтием – Илнар, әнием – Гөлназ һәм ике сеңелем: Иделия белән Сабрия. Мин үземнең балачагымны бәхетле дип саныйм. Һәрвакыт гаиләмнең миңа карата булган җылысын, мәхәббәтен тоеп яшим. Алар мине бар яктан да үстерделәр, дөрес тәрбия бирергә тырыштылар.

– Тагын бер БДИ бирү мөмкинлеге булса, үзеңне сынап карар идеңме?
– Әйе, һичшиксез, сынап карар идем. Мин – тәвәккәл кеше, һәрбер эшне уңышлы башкарырга тырышам.

– БДИны 100 баллга бирү өчен нинди киңәшләр бирер идең?
– Миннән соң килгән буын укучыларына теләгем шул: бар яктан да актив булыгыз, җәмәгать эшләрендә катнашыгыз, үзегезнең мәктәбегезне, укытучыларыгызны чын күңелдән яратыгыз, кече класстан ук программаны яхшылап үзләштереп барыгыз!

– Кая укырга керергә уйлыйсың?
Укырга керү мәсьәләсен гаилә белән уртага салып сөйләшеп, бөтен нәрсәне уйлап хәл итәсе бар әле. Әлегә төгәл билгеле түгел.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев