Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Азилә Сираҗиева: «Ә мин мәхәббәт турында сөйләдем!»

Беренче биттә Халыкара Җәлил укулары бәйгесендә катнашып, «Җәлил – татар телендә» номинациясендә 3нче урын алган Азилә Сираҗиева.

Бер зур сөенечемне уртаклашасым килә сезнең белән. Мин Халыкара Җәлил укулары бәйгесендә катнашып, «Җәлил – татар телендә» номинациясендә 3нче урын алдым.

Бәйге турында уку елы башында ук ишеткән идем. Ишеттем дә, ятлар өчен Җәлилнең берәр шәп шигырен эзләргә тотындым. Һәм, күп кенә вариантларны карап чыккач, беләсезме, кайсын сайладым? Мәхәббәт турындагысын! Муса Җәлилнең «Сөю» дигән шигыре дә бар икән бит! Безгә – кызларга аеруча туры килә торганы!

Инде бәйге турында иркенләбрәк сөйләсәк... Ул өч этаптан тора. 1нче этап дистанцион төстә уздырыла. Менә шул дистанцион этапка быел 40 меңнән артык гариза килгән, барлыгы 23 телдә чыгышлар яңгыраган.

2нче этап шулай ук дистанцион рәвештә узды, жюри конкурс финалистларын билгеләде. Ә 3нче этапта барлыгы 115 җиңүчене  Казанга гала-концертка  чакырдылар, һәм аларның да берничәсе генә шул концертта катнашты. Ә катнашучылар арасында (күңел һаман ышанмый тора әле) мин дә бар идем!

Башта Казанда барлык җиңүчеләр өчен мастер-класс узды. Анда мин бик күп  яңа дуслар таптым.

Икенче көнне безне Сәйдәшев залына чакырдылар. Сәхнәгә чыккач, барлык куркулар бетте hәм мин каушамыйча, Җәлилнең шул матур шигырен сөйләдем. Алып баручылар безгә сәхнә артында көч биреп тордылар, без дә бер-беребезгә булышырга тырыштык. Ә бүләкләр! Миңа Муса Җәлилнең китапларын, диплом, чәчәк бәйләме hәм 5000 сумлык сертификат бүләк иттеләр.

Шәп бәйге булып чыкты ул! Кызыклы, мавыктыргыч... Мин киләсе елга да катнашырга уйлыйм.

Азилә Сираҗиева, Адымнар-Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев