Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Аяз Нуриев: «Мин шагыйрь түгел, технарь...» (24нче сан)

Быел «Без – Тукай оныклары» сменасының исеме җисеменә туры килеп тора – биредә Габдулла Тукайның 6нчы буын туганы Аяз Нуриев та ял итә. Казан шәһәренең 13нче татар гимназиясендә укый Аяз.

Аяз белән якыннанрак танышу өчен без Чаллының «Росинка» сәламәтләндерү базасына юл тоттык.

Аяз, ничек туган икән сез? Шәҗәрәгез белән кызыксынганыгыз бармы? – дип сорадык без аннан беренче сорау итеп.  

– Хәзер аңлатып үтәм. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгарифнең сеңлесе Фәйзә әбинең улы Габдрахман – минем карт бабам (ред. Аңлавыбызча, Аязның ерак әбисе белән Тукайның әтисе бертуганнар булган).

– Ә бу лагерьда инде ничәнче тапкыр ял итәсең?

– Әле беренче генә килүем. Шулхәтле барасым килде, хәтта сәламәтлегем бераз какшаса да, барыбер килергә булдым (ред. Аязны аягы сыну да туктатып калмаган!). Чөнки татарча өйрәнәсем килә минем. Аңлавын – әйбәт аңлыйм, сөйләшү генә авыррак.

– Тукай кебек бөек шәхеснең туганы шигырьләр язмый кала алмыйдыр инде?

– Кызганычка каршы, язып караганым юк. Менә минем икетуган апамның улы Бәхтияр Габдулла Тукай туган көнне дөньяга килде. Тукайның җиденче буын туганы булып чыга инде ул. Бәлки, киләчәктә ул шигырьләр яза башлар...

 Ә синең нинди шөгыльләрең бар соң?

– Мин әтиемнән күрмәкче күбрәк техника белән кызыксынам. Моторлы лодка, машиналар һәм планнерларны модельләштерү белән шөгыльләнәм. Бокс та яраткан шөгыльләремнең берсе, бу юнәлештә дә җиңүләр яулый башладым. Кыскасы, Тукайга охшамаган мин, әмма барыбер горурланам.

Гөлинә Гусамова әңгәмә корды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X