Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Акбүз атым – ак канатым! (30нчы сан)

Әгәр элек миңа «Азалия, сезнең дә атларыгыз булыр, алар белән син якыннанрак таныша алырсың» дисәләр, ышанмаган булыр идем.

Вакыт үтү белән генә бу сүзләрнең хак булуы  ачыкланды. Инде менә 3 елга якын гаиләбез атлар үрчетү белән мәшгуль. Авылдан 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан конюшнябыз (атлар йорты) да бар. Биредә 15 ат яши. Күптән түгел генә тагын бер биябез колын алып кайтты. Беренче булып, сөенчене дә сездән алырга булдым. Кечкенә генә булса да, шуклыгы инде сизелә.

Атлар фермасы әти белән абый кулында. Бу эшкә ныклап керешүчеләр дә – алар. Әлбәттә, моның кадәр терлекне карау, тәрбияләп үстерү җиңел түгел. Авырлыклар да еш чыгып тора. Кирәк кадәр азык җитештерү дә проблемалар китереп чыгара. Атлар авырганда аларга аерым игътибар кирәк, тәҗрибәле, белемле мал табибын табу иң кыены. Эшнең күләмле, авыр булганын белгәнгә күрә, гаилә бизнесына бабам, әнием, мин дә булышам. Дөрес, үз эшемне, башкаларныкы белән чагыштырганда, бик зур дип санамыйм. Әмма якыннарым файдам тигәнне һәрчак белдереп тора. Атларга су бирү, аларны алма, шикәр белән сыйлау (әйе-әйе!), җәйгә чыкканда йоннарын чистарту – болар минем вазыйфаларым. Конюшняда махсус эшчеләребез дә бар, алар да уртак хезмәткә үз өлешләрен кертәләр.

Безнең атлар витаминга бай булган ризыклар гына ашыйлар. Солы бөртеге, йомшак басу печәне... Һәм һәрдаим су биреп торабыз.

Сүземне тәмамлап сезгә дә мин хыялланырга киңәш итәр иде. Яраткан эш кенә уңыш китерә!

Азалия Сабитова, Арча районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев