Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Җәйгә «чумдык»!

«Көмеш кыңгырау»ның 21нче саны.

Ура, каникуллар! Безне җылы, кояшлы җәй көтә. Алда яңа очрашулар, танышулар, төрле кызыклар һәм супер яллар. Фотодагы «Чаллы — Адымнар» гимназиясе укучыларының каникуллары бик файдалы башланып китте. Алар рәхәтләнеп мәктәп яны лагерена йөриләр. Көн дә кызыклы уеннар була монда, экскурсияләргә баралар, бассейнда коеналар.

«Укучыларга бик кызык. 150 бала йөри, 6 отряд бар, барысы да 2-4нче сыйныф укучылары. 21 көн буена алар биредә ял итәчәк. Беренче көнне балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгына багышланган чара булды. Кызыклы мастер-класслар да оештырабыз. Футбол да уйныйлар, робототехника белән дә шөгыльләнәләр. Һәр көнебез кызыклы темага багышлана. Мәсәлән, экологлар көненә бөтен балалар яшел кием киеп килергә тиеш. Һәм кем „яшелрәк“ киенә шуңа приз», — дип сөйләде мәктәп яны лагеры башлыгы Гөлнар Китаева.

Шунысы кызык, лагерьдагы чаралар өч телдә уза: татарча, русча, инглизчә. Шуңа өстәп, монда икенче сыйныфка баручылар өчен инглиз теленә өйрәтүче түгәрәк тә эшли икән. Анда балалар чит телне кызыклы алымнар, уеннар аша өйрәнәләр. Теләгегез булса, сез дә барып языла аласыз.

Каникулларыгыз кызыклы, онытылмаслык һәм бик файдалы үтсен, дуслар!

Ай Кызы.

Сулдан уңга: Радель Фатхуллин, Диана Мирхаҗиянова, Самина Хабибуллина, Әминә Тимирова, Камил Идиатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев