Аделина Липатова: «Җиңүләр аруны оныттыра!»
Мәктәп тормышы гөрли... Малайлар-кызлар армый-талмый белем ала, ә кайсылары шуның өстенә төрле конкурсларда, ярыш-бәйгеләрдә чыгыш ясап җиңүләр яулый.
Андыйлар белән без гел танышып кына торабыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез – спортчы кыз. Чаллының 52нче мәктәбендә, 6нчы сыйныфта укый Аделина Липатова. Ул акробатика буенча Александр Дергунов истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында, 8-15 яшь аралыгында 1нче урын яулаган.
– Аделина, син спорт белән ничә яшьтән кызыксынасың?
– Биш яшемдә спорт акробатикасына йөри башладым.
– Ә нигә нәкъ тә акробатиканы сайладың?
– Үземә акробатиканың ныграк туры килгәнен аңладым. Аннары миңа парлы биюләр дә ошый.
– Тренировкалар ничек үтә соң?
– Өч-дүрт сәгать музыкага бию, акробатик күнегүләр эшләү, кулдашым (партнёрым) белән яңа элементлар өйрәнү, чыгышларга әзерләнү белән уза да китә.
– Ә укырга вакытың каламы?
– Әлбәттә! Мин спорт белән укуны бергә алып барырга тырышам. Аннары мин бит кичке тренировкаларга йөрим, мәктәптә укулар тәмамлангач, иркенләп акробатикага кереп китәм.
– Булды, бүгеннән акробатиканы ташлыйм, дигәнең булмадымы?
– Юк, андый уйлар килгәне юк (көлә), дөресрәге, минем уйлап торырга да вакытым юк. Нинди генә авырлыклар булмасын, җиңүләр барысын да оныттыра.
– Җиңү яулау – ул инде һәрвакыт рәхәт. Ә җиңелә калсаң, үзеңне ничек хис итәсең?
– Димәк, тагын да ныграк шөгыльләнергә, үз өстемдә күбрәк эшләргә кирәк дигән фикергә киләм.
– Спорт синең өчен нәрсә ул?
– Ул минем яшәү рәвеше.
– Үзеңне яхшы формада тотар өчен нишләргә кирәк?
– Көн дә зарядка ясарга, тренировкаларга йөрергә. Аларны калдырырга ярамый!
– Бәхет синең өчен нәрсә ул?
– Уку, спорт, дуслар, гаиләм... Барысы да.
– Киләчәккә нинди планнарың бар?
– Акробатика белән алга таба да шөгыльләнү. Үземне тренер итеп күрәсем килә!
Блиц-сорау: Син нәрсә сайлар идең?
Тренировкамы яисә күңелле кичәме? – Тренировка.
Танышлармы, әллә инде дуслармы? – Чын дуслар.
Диңгезме, таумы? – Диңгез, әлбәттә!
Фастфуд белән тукланумы, әллә инде ач калумы? – Ач калуны сайлыйм, чөнки артык килограммнар безнең өчен түгел.
Күлмәк сатып алумы, тренировкага барумы? – Тренировканы сайлыйм.
Зарланумы, дәшми калумы? – Дәшми калу, мөгаен.
Шаярумы, әллә инде моңсуланып утырумы? – Шаяру, әлбәттә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев