Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Әбиләр чуагы: ямен, тәмен тоеп калыйк!

«Көмеш кыңгырау»ның 37нче саны дөнья күрде. Беренче биттә - Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Дилбәр Фәрзикәева.

Быел сентябрь аенда җәйге кебек җылы көннәр күп булды. Әбиләр чуагы диләр аны. Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Күк йөзе ап-аяз. Табигать искиткеч матур һәм җылы. Пәрәвезләр оча. Ә шулай да... Алтын көзнең җиткәнен аңлау өчен бер тапкыр урамга чыгып керү дә җитә. Тирә-як төрле төстәге буяуларга манылган. Яфраклар әле коелып бетмәгән, төсләрен генә үзгәрткәннәр. Атлаган саен, аяк астында алданрак коелган сары, кызыл яфраклар кыштырдый.

Кызганыч, мондый көннәр бик озак бармый. Җәй көне дип алданмагыз, табигать байлыкларын, бакчадагы уңышны җыеп калыгыз, тиздән кыраулар башланыр, боларның берсе дә калмас, дип кисәтә сыман табигать. Чыннан да, яңгырларга, салкыннарга кадәр әле җыясы әйберләр бар. Чөгендерләр, кишерләр аласы бар. Аннары инде бакчаларны җыештырасы кала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икән белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый.

Дилбәр Фәрзикәева, Күгәрчен урта мәктәбе, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев