Без бүген яшибез!
Без бүген яшибез! Кадерле дуслар, малайлар-кызлар, хөрмәтле әти-әниләр! Без сезнең белән 2020 елга аяк бастык! Тарих күзлегеннән караганда, нинди зур сан, шулай бит? Ә безнең өчен – хыялларга якынайтучы тагын бер баскыч.
Без бит бүген яшибез! Тапкырлау таблицасы өйрәнәбез, диктант язабыз, имтиханнарга әзерләнәбез, бәйгеләрдә катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Әмма шул ук вакытта без тарих китабының бер битен язучылар да әле. Кичәге көнне иртәгә белән бәйләүчеләр, татар телен, рухын, мәдәниятен киләчәк буыннарга тапшыручылар да әле без.
Бу ел барыбыз өчен дә уңышлы, кызыклы, шатлыклы булса иде! Башлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев