Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Гаризаны 12 июльгә кадәр бәйгенең рәсми сайтында калдырырга мөмкин.

Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә катнашу өчен текст форматындагы һәм видео-сораулар кабул ителә. Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

  • Текст форматындагы иң оригиналь сорау;
  • Иң оригиналь видео-сорау;
  • Төзелеш тарихы турында иң яхшы сорау.

«Төзүчедән сора» бәйгесе ел саен балалар һәм яшьләр арасында төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Анда 6-14 яшьлек балалар катнаша ала.

Гаризаны 12 июльгә кадәр бәйгенең рәсми сайтында калдырырга мөмкин.

Бәйгегә йомгак ясау, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү 2024 елның август башында төзүчеләр Көнен бәйрәм итү тантанасында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев