Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Зур сабак алдык

Берничә ел элек булган вакыйганы беркайчан да онытмам...

Кышның бер матур көнендә мин дустым Илназ белән чаңгыда йөрергә чыктым. Авыл эченә бераз йөрдек, ләкин  безгә кызык булмый башлады. Әниләрнең ерак китәргә ярамый дигән сүзләре истән чыкты, берәр җиргә барып кайту теләге уянды. Без авылдан чыгып киттек. Басу буйлап бераз баргач, артка борылып карадык. Авыл күренә, куркыныч түгел. Тагын бераз киттек.

Кинәт каяндыр җил чыкты, салмак кына яуган кар битебезгә бәрә башлады. Тиз генә авылга таба борылдык, ләкин җил безнең эзләрне тигезләп куйган иде. Буран купты, авыл бөтенләй күренми башлады. Безне курку биләп алды, күзләргә яшь килде. Көчкә авылга кайтып җиттек һәм тиз генә өйләргә ашыктык. Шундый каты туңган идек. Ярый әле барысы да әйбәт кенә тәмамланды, без авырмадык.

Бу вакыйгадан соң зур  сабак алдык, олы кешеләрдән башка ерак җирләргә барырга ярамаганлыкны  бик яхшы аңладык.


Әнгам Мөхетдинов,  Арча районы, Наласа урта мәктәбе, 6 нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев