Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ял көне кызык булырга тиеш!

Беренчедән, башлыйк менә нәрсәдән: мин 9нчы сыйныф укучысы.

Шуңа күрә һәр көнем (7-8 сәгать гомерем) мәктәптә уза. Гади уку көне турында язсам, сезгә кызык булмастыр, үзегез дә мәктәптә булгач, аңлыйсыз. Шуның өчен, бер ял көнем турында языйм әле.

Дөресен әйткәндә, һәр ял көнем минем уку мәшәкатьләре белән тулган, ләкин ял итәргә дә тырышырга кирәк бит. Ял көннәрен һәрберебез дә бик көтә.

Иң яратканым – гаилә белән урманга, табигатькә чыгу яки шәһәр буенча йөрү. Иртән һәм кич китаплар укырга тырышам, кайвакыт фильм да карыйм. Көндез һәрвакыт төрлечә. Бер көнне, мәсәлән, мин дусларым белән беренче тапкыр мюзиклга бардым. Шулай кызык булды! Гомумән, ял көннәрендә күбрәк кызыклы әйберләр эшләргә, укудан әзгә дә булса онытылырга тырышам. Дуслар, туганнар белән күрешү, табигатьнең матурлыгын фотога төшерү, китаплар уку... Менә шундый ул минем бер яраткан һәм көткән ял көнем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев