Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хуш киләсең, ямьле яз

Мөслим гимназиясенең 3нче В сыйныфы укучылары яза.

Матур яз
Матур ямьле яз килде. Кошлар җылы яклардан кайта башлады. Җәнлекләр кышкы йокыларыннан уяндылар. Карлар бөтенләй диярлек эреде. Елгада боз ватылды. Кошлар сайрыйлар. Сирәк-мирәк бөҗәкләр дә күренгәли башлады. Бөтен җирдә юеш. 

Яз бик матур — ел фасылы. Көннәр озынайды, без дә урамга чыгып рәхәтләнеп уйныбыз. 
Шакиров Камиль.


Ыкта боз китте
Яз да килеп җитте. Көннәр җылына башлады. Кояш та җылы итеп нурларын чәчә. Җылы яктан кошлар кайта. Сыерчыклар — яз килүне беренчеләрдән хәбәр итүчеләр. Яз көне табигать уяна. Тирә-юньдә хәрәкәт башлана. Яз иң матур куңелле вакыт.

Быел кар кинәт кенә эреде һәм язгы ташулар көчле булды. Язгы ташу сулары белән көрәшү быел безнең Мөслимдә дә күзәтелде. Елгадагы сулар болыннарга таралды. Бик матур күренеш. Без гаиләбез белән Ыкта боз киткәнен карарга бардык.
Сираева Ралина.


Көймә йөздерәбез
Менә яз килде. Кошлар да җылы яктан кайттылар. Көннәр озыная, ә төннәр кыскара. Карлар эреп беткәч, беренче чәчәкләр — умырзаялар чыга. Кояш нурлары нык җылы һәм якты. Елгада бозлар китә, сулар ага. Балалар гөрләвектә көймәләр йөздерәләр.
Хәсәнов Ринас.


Күңел сөенә
Яз — табигатьнең сихри бер ел фасылы. Яз җиткәч, әкрен генә карлар эри башлый. Кояш ныграк җылыта, җылы яктан кошлар кайта. 

Яз көнендә саф һавада йөрүе үзе бер рәхәт. Кешеләр кышкы калын киемнәрен салып, җиңелчә киенеп йөри башлыйлар. Чөнки көннәр җылыта, кояш кыздыра.

Табигатьнең яшәргәнен күреп куңелләр сөенә. Мин язны яратам, чөнки тиздән җәй җитә дигән дәрт барлыкка килә. 
Җәпбарова Әминә.


Бөреләр уяна
Менә яз да килеп җитте. Яз — ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Елгалар боздан арынды. Җылы яклардан туган җирләренә кошлар кайта. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уята. Тиздән алар шаулап яфрак ярырлар. 

Бөтен табигать җанланды. Без дә малайлар белән рәхәтләнеп урамда уйныбыз. Көймә йөздерәбез. Бутый киеп, суның тирәнлеген үлчибез. Кошлар кайтуына сыерчык ояларын ясап эләбез.
Хуш киләсең, ямьле яз. 
Хаҗиев Тимур.


Җәйге каникулны көтәм
Язгы җылы көннәр башланды. Урамда карлар эри. Кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Яр буйларында беренче чәчәкләр күренә башлады. Тиздән агачлар яфрак ярырлар. Бөтен тирә-юньгә яз исе тралыр. 
Язны без бик яратабыз, чөнки тиздән җәйге каникул җитә. 
Бәдретдинов Самир.


Яз — яңа тормыш
Буген иртән торып тәрәзәне ачкач, мин сөенечтән сүзсез калдым. Тышта чын яз иде. Календарьда түгел, ә урамда яз!!! 

Март ае безне бураннары, юеш карлары, суыклары белән үртәп торды. Ә монда яз. Чын яз! Кояшның җылы нурлары минем битемне кытыклый, күзне камаштыра. Тирә-юньдә табигатьнең үзгәргәне сизелә.

Әнә гөлҗимеш куагына кунган чыпчыклар да минем кебек сөенәләр.
Кешеләр дә икенче төрле, үзгәргән шикелле. Әнә күрше апа да миңа матур итеп елмайды. Ә мин, әлбәттә, аңа җавап итеп, кычкырып исәнләштем. Яз — дәрт, яз — җыр, яз — яңа тормыш. 
Нассер Фирас.


Боз китә
Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз. 
Язның беренче ае — март җитүгә, табигатьтә үзгәрешләр көннән көн арта. Көпшәк кар астында су җыела, аннан ул су сыеша алмыйча юл ярып агып китә. Кечкенә гөрләвекләр бер-берсенә кушылып, язгы ташу барлыкка килә. Язгы ташуның тавышы бик көчле була. Ул юлында очраган бар нәрсәне үзе белән агызып алып китә. Олы елгаларда бозлар күзгала. Зур-зур боз кисәкләренең йөзеп барганын карап торуы нинди куңелле. 
Харисов Илдан


Һәркем сөенә
Тышта апрель ае. Язның икенче ае булса да, көннәр җылытырга бик ашыкмый әле. Шулай да берничә җылы көн булып алды. Шул арада карлар эреп бетә язды. Авыл урамнарына көчле ташулар төште. 

Ниһаять, яз хәбәрчеләре — сыерчыклар да килде. Алар агач башларына кунып матур итеп сайрыйлар. Яз килүгә алар да сөенәләр. 

Язның бер көне, ел туйдыра. Тиздән кыр эшләре дә башланыр.
Муллагалиев Илдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев