Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хуҗасыз Актүш

Минем кушаматым – Актүш. Бу кушаматны хуҗам биргән иде.

Минем кушаматым – Актүш. Бу кушаматны хуҗам биргән иде. Хуҗа белән без беркайчан да аерылышмадык, кайда гына барсак та гел бергә булдык. Көннәрдән бер көнне минем хуҗама бик авыр булды. Ул табиб чакыртты һәм аны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр. Шул көннән башлап мин хуҗамны бүтән күрмәдем. Мин аны бик көттем, ләкин ул кайтмады.

Хуҗаның бер генә улы бар иде. Ул минем үзе янына, әтисе истәлеге итеп үзе белән яшәргә алып китте. Икенче яңа хуҗа минем бик яратты, иркәләде, тәрбияләде. Ләкин аның яратып йөргән кызы бар иде. Булачак хуҗабикә минем бик өнәмәде, яратмады, чөнки аның этләргә, мәчеләргә аллергия иде. Көннәрдән бер көнне мине этләр приютына илтеп куярга дигән карарга килделәр. Миңа бик күңелсез булды, бер дә барасым килмәде. Мин еладым, карыштым, ялындым, тик мине аңлаучы гына булмады...

Анда мин берничә ел тордым. Ярыйсы инде, түзәрлек булды. Ашаттылар, чистартылар, яхшы гына яшәп яттым. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, приютны ябарга дигән хәбәр килеп төште һәм безне этләрне урамга куып чыгарып җибәрделәр. Урамда мин бер урамнан икенче урамга йөри башладым. Кайда ашау тапсам, шуны ашадым. Ач көннәрем дә бик күп булды, яңгырлар, карлар астында күп чыландым. Шулай яши торгачтын, үземә дус этләр таптым. Этләр көтүенең башлыгы булдым. Этләрне кешеләргә үпкәләмәскә, аларга тимәскә, аларны яратырга өйрәттем. Мин аларга үрнәк булдым. 

Мин үземнең хуҗамны беркайчан да истән чыгармам һәм онытмам!!!

Нурмөхәмәтова Алия, Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 6 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев