Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хөрмәтебез сезгә, өлкәннәр!

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗат эшләре.

Вахитов Ислам
Без сизмибез, әкрен генә еллар,
Агалар да алга агалар.
Яшьлекләрне сагынып сөйләр өчен,
Картлыгыбызга юллар яралар.
Октябрьнең бересендә
Өлкәннәр көне үтә. 
Ел буена өлкәннәрне
Хөрмәтләү кирәк, әлбәттә.
Хөрмәтле кешеләрем 
Минем дә бар, билгеле. 
Дәү әти-дәү әнине 
Сез беләсездер инде.
Әбием белән бабам да
Бик хөрмәтле кешеләр.
Һәммә кеше өлкәннәргә 
Озын гомер телиләр. 
Сәламәт булып бу тормышта,
Тигез гомер итсеннәр.
Балалар һәм дә оныклар,
Кадерендә яшәсеннәр.


Закирова Азалия
Бәйрәмең белән, әбекәй,
Котлыймын чын күңелдән.
Сиңа инде 77 тулды, 
Гомерләр бик тиз үтә
Иң кирәге сәламәт бул,
Кайгырма син беркайчан.
Озын гомер телим, әбекәй, 
Чирләмә син һичкайчан
Бәхет-шатлык ташып торсын,
Борчылма да, моңайма.
Гел шулай матур бул,
Гел көлеп тор, моңланма.
Рәхмәт сиңа, әбекәй 
Безне үстергән өчен. 
Мин яратам сезне, диеп, 
Гел сөеп торган өчен
Мин дә сине яратам,
Безне үстергән өчен. 
Кызым һәм улым диеп 
Өзелеп торганың өчен.


Мәснәбиева Чулпан
Хөрмәтем, сезгә, өлкәннәр, 
Телим яхшы лаеклы яллар.
Сау-сәламәт булып яшәгез.
Якты матур көннәр телим.


Сафина Айгөл
Хөрмәтебез бик зур безнең сезгә.
Сәлам юллыйбыз кече буыннан.
Барлык изге матур теләкләр
Юллансыннар безнең буыннан.
Үрнәк булып яшисез безгә,
Сокландыргыч үткән юлыгыз.
Яшәгез сез һаман картаймыйча,
Хөрмәтебез сезгә, өлкәннәр!


Галиәхмәтова Исламия

Авыр еллар гизеп,
Сугыш юлын үтеп,
Янәшәбездә яшәүче
Хөрмәтле өлкәннәр.
Куйган хезмәтегез өчен,
Безне үсергәнегез өчен
Бәхетле картлык һәм
Озын гомер телибез.
Сезнең тормыш — аерым бер тарих,
Күпләр өчен үрнәк алырлык.
Рәхмәт әйтәбез чын күңелдән,
Сезнең гомер — безгә горурлык.


Кашапова Лилия
Сезнең тормыш юлы — матур тарих.
Рәхмәт дибез сезгә чын йөрәктән.
Күңелегез сезнең һәрчак шулай
Шәфкатьле һәм ачык булсын.


Салахова Альбина 
Мең рәхмәт сезгә, өлкәннәр,
Чын күңелдән сезгә теләкләр:
Һәрвакыт юлыгызда
Ак чәчәкләр генә үссеннәр.

Ханнанова Рәмилә
Сезнең тормыш — матур тарих,
Күпне күргән кеше сез.
Рәхмәт димен чын йөрәктән,
Өлкәннәр көне белән.

Картаям дип борчылмагыз,
Өлкәннәр дә бик матур.
Озын гомер телим Сезгә,
Бәйрәмнәр котлы булсын.


Харитонова Алинә
Сез, тәҗрибәле, зирәк.
Сез, һәрчак безгә үрнәк.
Бәхетле, сәламәт булыгыз.
Озын рәхәт гомер телибез.


Гыймранова Ләйсән
Әбиебез, кадерлебез безнең,
Иң өлкәне безнең гаиләдә.
Чын йөрәктән сине котлар өчен
Җыелыштык бүген бәйрәмгә.

Ак яулыкта күңелең чисталыгы,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең
Киртәләрне тормыш юлыңда.

Әлегәчә ару белмәс үзең,
Куандыра татлы ризыгың.
Кышын һәрберебез аягында
Була синең мамык оегың.

Өй түреңне бизи һәрчак гөлләр
Алар сине күреп сөенә.
Шул чәчәкләр кебек безне дә син
Куандырып яшә гомергә!

Рәхмәт, әби, сине күрү шатлык,
Беркайчан да авыру белмә, син!
Саф күңел ул картаюны тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!


Сабирова Ильвина
Картаям, дип, һич тә борчылма,
Өлкәннәрдә акыл, сабырлык.
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә син бар, хөрмәт иясе..
Безнең кайгы булса, кайгырасың.
Безнең уңышларга гел куанасын.
Үткәннәрең җиңел булмаса да
Киләчәгең якты матур булсын.


Гәрәев Рамазан
Рәхмәт сезгә, өлкәннәребез.
Сез — безнең маягыбыз.
Янәшәбездә үрнәк булып,
Озын-озак яшәгез.
Куанычларыгыз күп булсын,
Кайгылар урап узсын.
Сау-сәламәт булып,
Дөньябызны безнең бизәгез.


Дәүләтова Зәмирә
Бишектә тирбәлдереп,
Үстердегез иркәләп.
Төрле эшкә өйрәтеп,
Тәрбия дә бирдегез.
Барысы өчен сезгә
Мең рәхмәт, өлкәннәр.
Янәшәдә булыгыз,
Хөрмәтебез сезгә, өлкәннәр.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев