Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хикмәтле хәл

Төнлә төшендә үсмер малай мәрхүм бабасын күрә: “Улым, аягыңны Кирәмәт тавы астында “Изгеләр чишмәсе” суы белән юарга кирәк. Ашык”, – ди...

Мамадыш районы Уразбахты авылы тау астына урнашкан. Җәйләрен анда кайткан саен җиләкле урыннарга, чишмәләргә ашкынам. Ә анда җиләк, чишмәләр бик күп. Дәү әбинең өенә су кертелгәч чишмәләргә хөрмәт бетте.

Ә бер көнне дәү әби мине “Изге чишмә”гә алып барды. Бу чишмәнең гаҗәп савыктыру сәләте бар икән. Дәү әбинең абыйсының аягы салкын тиеп авырта торган булган. Табиблар кисәргә дип кайтарганнар. Ә төнлә төшендә үсмер малай мәрхүм бабасын күрә: “Улым, аягыңны Кирәмәт тавы астында “Изгеләр чишмәсе” суы белән юарга кирәк. Ашык”, – ди. Бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белми.

Көзге иртәләрнең берсендә, гөбе булып шешкән аягын сөйрәп, шул чишмәгә китә. “Арып-талып, өч сәгать бара чишмә буена”, – дип сөйли дәү әби. Чишмәнең суы шулкадәр салкын, аягының сызлавын тагын да көчәйтә. Аннан кайткач, бер атнадан соң аягының шеше кайткан һәм абыебыз савыккан.
Хикмәтле хәл, шулай бит? Җир күкрәгеннән кайнап чыккан чишмәләр үзләре үк табигатьнең илаһи бер сере.



Вадим Андриянов, Казан шәһәренең унберенче санлы киң профильле лицейның 3 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев