Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ватан сакчылары бит сез, зур хөрмәткә бик лаек!

Безгә Актаныш районы Киров урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иҗади эшләрен җибәргән.

Бәйрәм белән!

23нче февраль Ватанны саклаучылар көне буларак бөтен ил күләмендә билгеләп үтелә. Абыйлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме ул. Киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк сыйныфташ егетләребез Айнур, Райнур, Даниил, Хафиз өчен дә истәлекле көн бу, чөнки алар киләчәктә Ватаныбызны саклаячак. Мин аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, сау-сәламәт булыгыз, сез безнең ышанычлы  сакчыларыбыз булырсыз дип уйлыйм.

Сәмигуллина Алинә


Изге бурыч

Ватанны саклау – ир-егетләрнең изге бурычы. Минем  әтием дә хәрби хезмәттә булган. Мин әтиемне Ватан сакчысы дип горурланып әйтә алам. Зур булып үскәч, мин дә әтием кебек, солдат булачакмын. Туган илебезне саклаячакмын. Без бит булачак солдатлар. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!

Шаяхметов Райнур


Туган ил

23нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән барлык егетләрне, абыйларны, әтиләрне һәм бабайларны котлыйм. Без әтиләребезгә открыткалар ясап, аларны котлыйбыз. Аларга төрле матур бүләкләр әзерлибез. Әниләребез тәмле әйберләр пешереп сыйлый. Без әтиләребезне дә, Туган илебезне дә бик яратабыз.

Бәдертдинова Гөлшат


Ватанны саклаучылар көне

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Элек-электән үк Ватанны саклау иң хөрмәтле һәм изге эш булып саналаган. Армиядә кыю, батыр солдатлар илебезне саклый. Бу көн - армиядә хезмәт иткән бабайлар, әтиләр, абыйлар бәйрәме дә. Шуңа күрә без дә һәр ел саен бу бәйрәмне көтеп алабыз, әтиләребезне үзебезнең матур җырларыбыз, шигырьләребез, кулдан ясалган бүләкләребез белән сөендерербез.

Фатихова Гөлинә


Бүген бәйрәм, олы бәйрәм,

Ир-егетләр бәйрәме!

Һәрберебез дә котлап,

Бирдек чәчәк бәйләме.

Ватан сакчылары бит сез,

Зур хөрмәткә бик лаек.

Чын йөрәктән барыбыз да

Котлыйк аларны, зурлыйк.

Суфиева Камилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев