Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Үземне Габдулла Тукай дип хис иттем...

Тукайның туган җире Кушлавыч авылына минем үземнең дә барып кайтканым бар.

Габдулла Тукайны белмәгән бер бала да юктыр инде ул! Күп баларга әниләре әкиятләрен укыган, шигырләрен дә ятлаган вакытлары булган инде ул. Мин дә Габдулла Тукайның шигырләрен, әсәрләрен бик яратып укыйм.
Габдулла Тукай 1886 елда Кушлавыч авылында туа. Тормышы яхшылардан булмый, кечкенәдән туганнарсыз кала. Бик озак вакытлар таныш булмаган кешеләрдә тәрбияләнгән. Кечкенәдән ул бик талантлы малай булган, урам малайларыннан аермалы буларак, кечкенә Тукай атасына булышкан. Малайлар белән дуслашырга җитешә алмаган, чөнки бик күп вакыт күченеп йөргән.

Тукай берара Казанда да яшәп ала, ләкин соңыннан барыбер карт инәенә кайта. Үпкә авыруы белән вафат була. Габдулла Тукайның тормышын аның эчтәлекле әсәрләреннән белеп була. Шуларның иң яратып укый торганнары – "Исемдә калганнарым", "Туган авыл" һәм башка бик күп әсәрләр.
Тукайның туган җире Кушлавыч авылына минем үземнең дә барып кайтканым бар. Анда байлар тормышы белән Габдулланың тормышын күреп була. Әсәрләрендә укыган барлык җирләрне күреп кайткач, үземне Габдулла Тукай дип хис иттем.

Әдилә Вәлиева, Кукмара, Мәчкәрә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев