Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Үз телеңне беренче урынга куй

Халык санын алган вакытта татар халкының 600 меңгә кимегәне ачыкланды.

Татар теленең киләчәге                                                                                                 

Авылдашлар кайта.

Туган телдә                                                                                                   

Типтерәләр иеп чал башны.

Якын алар  миңа,

Ләкин читен

Балалары белән аңлашу.

( Р.Зәйдулла)

Ркаил Зайдулла бу шигъри юлларында татар балалары белән татар телендә аңлашу читен булуы турында яза. Чыннан да, авылда үсеп чит шәһәрләргә киткәч, балалары күбесенчә рус телендә аралашалар, шуның белән татар телендә сөйләшүчеләр кими, бетә...

 

Хәзерге вакытта татар телен яңадан яшәтү өчен татар халкы күп эшләр башкара. Мәсәлән, татар телендә яңа телеканал ачумы, тамашалар, мульфильмнар күрсәтүме, яңа төр бәйгеләр оештырумы...

Шуңа да карамастан, халык санын алган вакытта татар халкының 600 меңгә кимегәне ачыкланды.. Бу бик  зур саннар, минемчә, күбесе аларның рус телендә аралашып, рус милләте дип яздыргандыр. Ләкин  алар үз туган татар телен онытмаска  тиешләр.  Ана теле бер генә була.  Мин аларны хыянәтче дияр идем.

 

Безнең Татарстар Республикасында да рус теле күбрәк  таралган, хәтта ул татар республикасы булса да. Мин татар теленең киләчәктә яшәячегенә  ышанам. Әгәр дә кеше үзе туган телен беренче урынга куйса, татар телендә  зур уңышларга ирешер. Әгәр аны эшләмәсә, татар теле, әлбәттә, югалачак. Кайда гына булсак та, яшәсәк тә, без татар телен онытмаска, аның  белән горурланырга, аны куллану юлларын эзләргә тиешбез.

Нәбиуллин Рәмис  - Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев