Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Уткин муж» (юмористик хикәя)

Лиана Габбасовадан бер юмористик хикәя. Тел белмәсәң дә, үткенлегең, тапкырлыгың булса, нинди генә хәлдән дә чыгу юлы бар ул...

– Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби...

Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине.  Әбиләр яшәгән чорны да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. “Безнең заманда,”- дип әйтү гадәтенә кергән.

Әйтик, Кадыбашта сигезьеллыкны тәмамлагач, унынчыга Исәнбайга җәяү укырга йөри идек, ди. Безнең кебек автобуслар булмаган шул. Әти- әниләре ничек курыкмый үзләрен генә җибәргәннәр? Интернетсыз ничек яшәп була? Үзеңә кирәкле мәгълүматны кайдан белделәр икән? Менә шуңа күрә дә миндә мең төрле сораулар туа да инде. Ә әбием үзенең тормышын миңа әкият итеп тә, мәзәк итеп тә сөйләргә ярата. Авыл кешеләренең самимилыгы, эчкерсезлеге, гадилеге ярылып ята әбием хикәятләрендә.

Аның  яшьлеге Кадыбаш авылында үткән. Ул чорда авылда кеше күп. Йорт саен 5-6 бала- чага. Авыл тормышы үз мәшәкатьләре белән күңелле булган. Ишегалды тутырып кош- корт асраганнар, һәр йортта сыер тотканнар. Ә менә каз-үрдәк, сарык, кәҗә сатып алырга күрше Кады-Салья дигән удмурт авылына йөргәннәр.  Шушы матур чордан әбиләрем белән булган бер вакыйганы бәян итәм:

“Язга керер алдыннан ата үрдәгебез кинәт үлеп китте. Без, ата үрдәк алырга дип, шушы удмурт авылына юл тоттык. Аның халкы гади, безгә карата дустанә мөнәсәбәттә. Безнең авыллар борын-борыннан ут күршеләр булып яшәгәннәр, бер-беребезнең телләрен дә яхшы беләбез, бәйрәмнәрен хөрмәт итеп, бергә-бергә бәйрәм итәбез.

Юлда барганда атлы танышыбыз очрады. Микула бабай “бу өйдә нәселле зур үрдәкләр саталар, итләре дә тәмле була, башка кош-кортлары да бар”, дип, авыл башындагы бер йортта төшереп калдырды. Кердек. Хуҗалар – әби белән бабай. Ачык йөз белән каршы алдылар, чәйләр эчерттеләр. Теттереп татарча сөйләшәләр. Без дә ара-тирә удмурд сүзләрен кыстыргалыйбыз. Аннан соң инде йомышка кайттык. Аларның кош-кортлары, чыннан да, бик күп иде. Без үрдәк сорадык. “Үрдәкләребез бар, сатабыз”, - диделәр. Йомырка салырга утырган үрдәкләрен күрсәтәләр. Әмма безгә бит ата үрдәк кирәк! Ни арча, ни русча белмибез генә бит ата үрдәкнең ничек аталганын. Белмәгәнебезне белгертәсе дә килми. Сер бирмибез, янәсе. Шунда иптәшем югалып калмады:

– Мне уткин муж надо, - диде.

Аңлаштык! Ниһаять, үрдәкле булып, авылыбызга юл тоттык.

Әбием хәзер дә җәй саен үрдәк асрарга ярата. Әйтәм, үрдәкләр караганда “Быел уткин муж”лар күп булган икән дип әйтә. Имәндә икән чикләвек!

Лиана Габбасова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналистика безнең тарих балачак хатирәсе балалар өчен хикәя

2
X