Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин салам карда бер эз...

Әмир Фәрхуллин шигырьләре.

ЕГЭ
Мин салам карда бер эз,
Иңе-буе бертигез.

Янә бер ачам сукмак,
Биремне чишү – тукмак.

Биремнәр чишкән саен,
Санап барам тик аен.

Ничә ай калды безгә -
Имтиханнар бирергә?

Ничә тапкыр атларга,
Күпме Җирне узарга.

Ничә чаткы кирәк уй,
Җитәрме соң безнең буй?

Һәр мәсьәләгә генә,
Хас тигезләмә килә.

Тулырмы балл сиксәнгә?
Киттем эзне күзләргә!


Яшел парта
Каләм белән ясалган Рим.
Төрле класс, төрле уйлар.
Ул партадагы язулар...
Әйтерсең лә монда җен бар.

Кайчан йөреп үткән җеннәр?
Язу. Рәсем. Кеше көләр.
Булган инде монда хәлләр...
Үзе парта — үзе дәфтәр.

Укучымы? Һич димәссең!
Язу, рәсем катлы-катлы,
Рәссам әллә, һич белмәссең,
Яшел парта — нинди «затлы».

Нинди бүлмә? — диярсез сез!
Сорау гади, җавап берәү -
Математика бүлмәсе,
Рәсем ясап, җавап эзләү!

Әмир Фәрхуллин.

Лилия Фәттахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев