Ул җирдә иң шәп кеше, шәп кеше, гаҗәп кеше!
Укучылар иҗаты

Ул җирдә иң шәп кеше, шәп кеше, гаҗәп кеше!

Мөслим гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары әтиләренә багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр.

Минем әтием фермер

Тавык-әтәчләр карый.

Мин дә аңа булышам,

Кош-кортларны карашам.

Илдан Муллагалиев

***

Минем әти агроном,

Басуларны тикшерә.

Көн дә басуда йөреп,

Игеннәрне үстерә.

Камил Шакиров

***

Минем әти калайчы,

Матур койма коючы.

Калай белән тәрәзәгә,

Матур рамнар куючы.

 

Мин дә аңа карыйм да,

Кәгазьдән бизәк сызам.

Әтиемә охшыйм диеп,

Өемне бизәп куям.

Ралина Сираева.

***

Табиб булу җиңел түгел,

Тырыш булырга кирәк.

Минем әтием кебек,

Яхшы табиблар кирәк.

 

Яратам мин әтиемне,

Аңа догалар укыйм.

Аны һәркөн искә алам,

Аның турында уйлыйм.

Фирас Нассер

***

Минем әти йөк ташучы,

Такта, цементлар ташый.

Кибетләргә тарата да,

Эштән кич кенә бушый.

Мин аны бик яратам,

Көтеп алам кайтканын.

Ул кайтуга киң итеп,

Ачып куям капканы.

Тимур Хаҗиев

***

Ерак юлдан көн саен,

Йөк ташый минем әти.

Зарыгып көтеп алабыз,

Мин, апам һәм әни.

Илдан Харисов.

***

Моңлы итеп һәркөн саен,

Азан әйтә әтием.

Һәр кешегә иман теләп,

Дога кыла әтием.

 

Гомәр Моратов.


Нет комментариев