Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ул – берәү генә!

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбе 5В сыйныфы укучылары иҗаты.

Ул – берәү генә!

Иң кадерле кешем минем

Дөньяда  берәү генә.

Беркайчан да яшь төшмәсен

Ямьле, нурлы йөзләренә!

Җылы йомшак куллары

Сыйпасын чәчләремне.

Ходам, зинһар сакла аны,

Иң кадерле кешемне!

Азиза Накипова.


Шаккатам

Әниемне көндә күреп

Уйларымда сокланам:

Ничек шулай барына да

Өлгерә ул, шаккатам.

Эшкә йөри, өйдә эшли

Зарланмый да, еламый

Кичен әкиятләр сөйли

Арыганга карамый.

Солтан Хәйруллин.


Кояш сыман

Әни бит ул, кояш сыман,

Тирә-якка нурлар сибә.

Гомер буе йөрәккәе

Балаларым, диеп тибә

Әни бит ул һәр балага

Һава сыман, һәрчак кирәк.

Тормыш юлларын үткәндә,

Барыбызга ныклы терәк!

Әмир Сәйфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев