Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучыма!

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Һадиева Гөлнара Әхмәт кызына багышлап, Азалия Мифтахова шигырь язган.

Сездәй шәхесләр бик сирәк,

Сез сәләтле, тырыш та.

Хезмәтегездән ямь табып

Яшисез сез тормышта.

 

Күпме белем бирдегез бит,

Булдыгыз янда терәк.

Сез биргән киңәшләр безгә

Тормышта булыр кирәк.

 

Төннәрен дә йокламыйча

Безнең өчен көйдегез.

Рәхмәтебезнең олысын

Бездән кабул итегез.

 

Алдагы хезмәтегездә

Тик уңышлар телибез.

Сезгә булган хөрмәт хисен

Җырга салып көйлибез.

 

Сезнең алда баш иябез,

Озын булсын гомерегез.

Хезмәтегезнең хөрмәтен

Тойсын һәрчак күңелегез!

Азалия Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев