Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучым, Сезгә мең рәхмәт!

Быел соңгы чыгарылыш елымны сезнең белән укыйм. Сез минем өчен маяк булырсыз. Мең рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Үз һөнәрләренә озак еллар буе тугры калган, үз эшләренең чын осталарына әверелгән укытучыларыбыздан белем алуыбыз белән бик тә бәхетле без.

Гөлназ апа, нинди гүзәл сез! Бар яклап та камил, бер генә булдыра алмаган эшегез дә юк. Сезгә нинди хөрмәт һәм соклану белән караганымны нинди генә сүзләр җыеп, ничек кенә әйтеп бетерергә соң?!

Үзенең хезмәтен яраткан, чын укытучы нинди була дип сорасалар, мин ике дә уйламыйча сезгә күрсәтер идем. Мин беренче тапкыр Пучы мәктәбенә килгәч, сез мине колач җәеп каршы алдыгыз. Сезнең бәхетегезгәдер инде, классыбызга һәр елны уку елының теләсә кайсы вакытында гел яңа укучылар килеп торды, һәм сез аларның һәрберсе белән уртак тел таба алдыгыз, алай гына да түгел, һәрберсенең күңеленә үтеп кереп, барыбызны да үз итәсез, яратасыз. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсагыз да, сез үз фәнегезгә кагылмаган дөньядагы барлык нәрсәне беләсез сыман. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында сезгә сорау бирмә, сездән төгәл җавап алуга да кайгырасы юк.

Тәнәфес вакытында, каршыгызга утырып, үзебезне борчыган сорауларны, проблемаларны чишү өчен дә нәкъ сезгэ мөрәҗәгать итәбез. Сез, үзегезнең фәнегезне тирән белүче укытучы гына түгел, ә якын дус та, яхшы әңгәмәдәш һәм киңәшче дә.

Күпме хыял-өметләребезне, максат-бурычларыбызны тормышка ашырырга безгә ярдәм иттегез, дөрес юл күрсәттегез. Алар арасына мин үземне дә кертер идем. Укучыгыз буларак, сезнең үрнәгегездә мин актив, иҗади шәхескә әйләндем. Әле ничәмә-ничә укучыларыгыз белән киләчәккә юл ярып баруыгызга да бер шигем дә юк...

Быел соңгы чыгарылыш елымны сезнең белән укыйм. Сездәй укытучылар, сездәй чын, зур хәреф белән курыкмыйча әйтерлек Укытучы исеменә лаек булган затлар бәлки очрамас та бүтән. Ә сез  минем өчен маяк булырсыз. Мең рәхмәт Сезгә, Укытучым! Йөрәгемдә гел яшәр сезнең исем!

Нуриева Ләйлә, Пучы мәктәбе, 9 нчы класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев