Укытучым! Рәхмәт Сезгә  Барсы-барсы өчен дә!
Укучылар иҗаты

Укытучым! Рәхмәт Сезгә Барсы-барсы өчен дә!

“Икенче әни”не котларга ашкына безнең күңел!

Кем белә: бүген нигә

Кояш елмаеп көлә?

Җылы якка китүче

Кошлар да сәлам бирә?

 

Балалар мәктәпләргә

Иртүк ашыга бүген.

Һәммәсенең беренче

Буласы килә никтер.

 

Беләм-беләм: чөнки бүген

Укытучылар көне!

“Икенче әни”не котларга

Ашкына безнең күңел!

 

Укытучым! Рәхмәт Сезгә

Барсы-барсы өчен дә.

Үз балаңдай безне күреп,

Аң-белем биргәнеңә!

 

Бәйрәм белән Сезне котлап,

Телим изге теләкләр:

Сәламәтлек, ак бәхетләр,

Яратучы йөрәкләр!

Габдрахманова Алия, Актаныштагы 2 нче санлы урта мәктәпнең 3 Б сыйныфы укучысы.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев