Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучым минем, тәрбиячем, мактауларга лаек кеше син!

Безнең мәктәптә “Укытучы һәм остаз елы”на багышлап күп чаралар планлаштырыла.

2023 ел – Россиядә укытучылар һәм остазлар елы.

Укытучы! Нинди горур исем! "Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә", - дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев.

Классыбыз белән бергәләп “Көмеш кыңгырау” газетасын яратып укыйбыз. Татар теле һәм әдәбияты  укытучыбыз Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрибез.

Безнең мәктәптә “Укытучы һәм остаз елы”на багышлап күп чаралар планлаштырыла. Мәсәлән, укытучылар хакында иншалар, фото, рәсем конкурслары, хөрмәтле укытучыларыбыздан интервьюлар алу һ.б.

Атлап кергәч, мәктәп бусагасын,

Елмаюың белән каршы алдың син.

Укытучым минем, тәрбиячем,

Мактауларга лаек кеше син.

Безгә белем бирү генә түгел,

Йөрәк җылысын да бирүче.

Белем чишмәсенең йөзек кашы,

Зиһеннәргә аңнар төрүче.

“Каурый каләм” түгәрәге әгъзасы Сәетгәрәева Илиза

Иң мәгънәле һәм хөрмәтле,

Иң катлаулы һәм кирәкле.

Һәр сабыйга юл ачучы,

Укытучы һөнәре!

“Каурый каләм” түгәрәге әгъзасы Хуҗина Зилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев