Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучым - киләчәккә маяк

Укучылар бик күп, бик күп еллар сине сагынып искә алырлар...

Мәктәп бусагасын атлап керү –
Зур дәрәҗә һәрбер балага.
Укытучы дәшә укучыны
«Белем» дигән чиксез далага.

Була төрле чаклар... Бик еш кына
Җавап табып булмый сорауга.
Ә мөгаллим сиңа кулын суза:
«Туктап торма, атла син алга!»

Сүзе генә түгел, карашы да
Туры юлга өнди, кисәтә.
«Үз юлыгыз булсын тормышта» дип
Яхшылыкка һәрчак өйрәтә.

Укытучым әйткән һәрбер сүзгә
Яшеренгән тормыш серләре.
Һәр җөмләсен отып барам аның -
Ай-һай биек белем үрләре.

Укытучы — зур хөрмәткә лаек,
Дәрәҗәсе олы, югары.
Якты киләчәккә илтә бары
Аның сызган туры юллары.

Һәрбер укучының күңелендә
Укытучы һәрчак иң түрдә.
Олы рәхмәтләрем җиткерәмен,
Укытучым, сиңа бүген дә.

Якты йолдыз булып балкыйсың син
Белем дигән зәңгәр күкләрдә.
Сиңа булган хөрмәт-ихтирамым
Сыеп кына бетмәс сүзләргә.

Тырышып биргән белемнәрең синең
Киләчәктә маяк булырлар.
Укучылар бик күп, бик күп еллар
Сине сагынып искә алырлар.

Актаныш кадет интернат-мәктәбе, 10нчы сыйныф укучысы Гардиева Айсылу.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев