Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучым — якын кешем

Актаныш кадет интернат-мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Биккинина Алия язган шигырь.

Сокланам да Сезгә карап,
Горурланам чын күңелдән.
Әйтеләсе бөтен сүзләр
Ургыла йөрәк түреннән.

Сездән алган барлык белем
Йозакларны ача бара.
Алар алга илтә мине,
Якты киләчәккә таба.

Укытучым — якын кешем,
Сыя сиңа бөтен серем.
Җилкапкадай ачык сиңа
Һәр баланың йөрәк түре.

Булыгыз, дип, кешелекле,
Өйрәтәсез һаман безне.
Тагын бик күп, бик күп еллар
Искә алырбыз без сезне.

Белем дигән диңгезләрнең
Төпләре бит ай-һай тирән.
Һәр нәрсәне бик җентекләп
Аңлатасыз шуңа күрә.

Сезнең дәрес — мизгел генә,
Сезнең дәрес һич арытмый.
Сезнең янда булу бәхет -
Кул да, күз дә һич ялыкмый.

Кемнән генә сорасаң да,
Сезгә зур аның хөрмәте.
Шундый укытучың булу
Ул бит дөньяның рәхәте.

Катлаулыны гади итеп
Аңлатасыз сез тиз генә.
Һәрбер бала яныгызга
Тартыладыр шуңа күрә.

Рәхмәт сиңа, укытучым,
Рәхмәт сиңа булган өчен.
Тырышлыгың сокландыра,
Таң калдыра синең көчең.

Каян көчләр аласыңдыр,
Берүк сына-сыгыла күрмә.
Киләчәктә үрнәк итеп
Синең сурәтеңне күрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев