Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Укытучы эше

Укытучым, син - бик тыйнак кеше, Гадилегең белән бөек син.

Нәни кулга бирдең зур китапны -

Күкрәгемә кысып кочтым мин.

Зур рәсемле матур китап белән

Белем диңгезенә очтым мин.

 

Синең һөнәр - гүзәл тормыш кебек:

Гел чәчкәләр белән эшлисең.

Туры юлдан атлап йөрисең дә,

Начарлыкны өмет итмисең.

 

Санап кына бетерермен димә

Син үтәргә тиеш бурычлар,

Түзем булу кирәк, оста булу -

Янган саен түзә корычлар.

 

Таләпләрен, максатларын уйлап,

Уза тәүлектәге минутлар.

Җаннарыңа сыя күпме уйлар,

Дөрес карар өчен секундлар.

 

Тәнәфестән гел дәрескә йөреп

Синең эшең белем тарату.

Аңламыйча дөрес эшләп булмый,

Бу эшне бит кирәк ярату.

 

Дәресеңне җайлы итеп кенә

Аңлатырга каян таптың көч?

Чама белән бирдең өй эшләрен...

Белем бирү - авыр хезмәт ич.

 

Такта белән акбур гына түгел,

Ысул һәм җиһазлар күп хәзер.

Укучыга белем бирү өчен -

Яңалыкны белергә әзер.

 

Укытучым, син - бик тыйнак кеше,

Гадилегең белән бөек син.

Барлык рәхмәтләрне кабул ит тә,

Безгә маяк булып яшә син.

Әмир Фәрхуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев