Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Уйларымда — юлларым

Рәсемнәребездә Чаллы шәһәр транспорты, юл йөрешенең уңайсыз якларын күрсәтергә тырыштык.

Беркөнне интернет актарганда, ЮХИДИ статистикасы күзгә ташланды. Юл-транспорт һәлакәтләре елдан-ел кими бара икән. Россиядә 2015 елда 184 мең авария булса, 2023 елда — 121 меңнән артык. Уйландырды бу саннар.

Ваемсызлык, җавапсызлык, игътибарсызлык... Нәкъ менә шулар аркасында туа кайбер бәла-казалар. Андый мисаллар адым саен очрап тора шул, кызганыч. «Машина килеп җиткәнче, юл аша чыгарга өлгерәм әле», – дип, кызыл утка йөгергән җәяүлеләрне дә күргән бар. «Иминлек каешын штраф түләмәс өчен генә файдаланам», — диючеләр дә бар арабызда...

Миңа безнең яшь юл хәрәкәте отрядлары эшчәнлеге бик ошый. Алар үтемле акцияләре һәм бәйгеләре белән балаларны да, өлкәннәрне дә «уятып» җибәрәләр. 

Бер-ике ел элек Чаллыда Urbantatar җәмгыяте мәдәни фестиваль уздырган иде. Аның кысаларында яшь рәссамнар лабораториясе тарафыннан юл иминлегенә багышланган комикс-сурәтләр күргәзмәсе оештырылды. Анда мин дә комиксым белән катнашкан идем. Рәсемнәребездә Чаллы шәһәр транспорты, юл йөрешенең уңайсыз якларын күрсәтергә тырыштык. Кыенлыклар туганда, альтернатив чишелеш эзләдек.

Шундый чаралар күбрәк булсын иде. Алар безне берләштерә һәм фикерләргә өйрәтә. 

Гөльяр Шәемова, Казан шәһәре, СОлНЦе мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев