Уяу сакчы
Светофор - өч күзле уяу сакчы.
Уяу сакчы
Урамны чыккан чакта
Башта кара син сулга.
Ярты юлны узуга,
Кара, зинһар, син уңга.
Кара син башта чатка,
Зур фонарь анда тора.
«Светофор», дип атала,
Шуннан юлны син сора.
Һәрчак уяу була ул,
Өчәү аның күзләре.
Кызыл, сары һәм яшел –
Сөйли белә үзләре.
Кызыл сигнал – чыкма, көт!
Сары сигнал – сабыр тор!
Яшел сигнал – әйдә, уз!
Менә шундый светофор!
Авылда юк светофор,
Нишләргә, дип уйладым...
Үзем ясап куйдым әле,
Озак уйлап тормадым.
Светофорым бигрәк матур,
Бигрәк шәп килеп чыкты.
Авылда да тора хәзер
Өч күзле уяу сакчы.
Резедә Мулланур кызы Майорова, Тукай районы «Тополек» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев