Тырыштым бар көчемә
Сеңлем әле кечкенә, Аңа бары бер яшь кенә. Уйнаттым да, ашаттым да, Тырыштым бар көчемә.
Җәйне көтә һәр бала:
Каникуллар башлана.
Көннәр матур, кояшлы,
Урам тулы бала-чага.
Июнь аена керүгә,
Имтиханнар тапшырдык.
Нәтиҗәләрен көткәндә,
Барыбыз да борчылдык.
Саубуллаштык мәктәп белән,
Аттестат алдык кулга.
Сыйныфташлар таралыштык
Тормыш чакырган юлга.
Рәхәтләнеп ял иттем,
Сабантуйларда йөреп.
Аннан киттем Казанга
Апама булышырга.
«Нянька» исемен алдым мин
Ике ай дәвамына.
Апамның кызын караштым
Шул вакыт арасында.
Сеңлем әле кечкенә,
Аңа бары бер яшь кенә.
Уйнаттым да, ашаттым да,
Тырыштым бар көчемә.
Габдрахманова Айсылу — Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев