Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тынычлык кирәк җиһанга

Яланга – чәчәкләр, кояшка күк кирәк.

Яланга – чәчәкләр,

Кояшка күк кирәк.

Айга да ошамас

Төннәрен йолдызлар

Күренсә бик сирәк.

 

Кешегә җырларга

Бик матур җыр кирәк.

Ул җырга кушылыр

Тормышны яраткан,

Яшәргә теләгән һәр йөрәк!

 

Кырларны тутырып,

Игеннәр үсәләр.

Эшсез торалмый

Иң намуслы,тырыш,

Эшчән  кешеләр!

 

Балалар кадерле

Әниле булганга,

Балалар бәхетле

Әтиле булганда.

Миңа да рәхәт

Әтием-әнием янымда булганга!

 

Күңелдә матур җыр

Туачак һәрвакыт,

Әгәр дә җиһанда

Яшәсә тынычлык.

 

Һәр иртә кояшкай

Таратсын җылылык.

Аяз күк йөзенә

Кирәкми сугышлар

Булсын бары тик тынычлык!

Сафина Алсинә, Мөслим лицее, 5нче сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев