Тынычлык кирәк һәркемгә!
Укучылар иҗаты

Тынычлык кирәк һәркемгә!

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан Сибгатов Айгиз шигыре.

Тыныч тормыш ни ул?

Балалар көлүе,

Бөҗәкләр гүләве,

Чишмәләр челтерәве,

Табигать яшьнәве.

Яфраклар шаулавы,

Җәнлекләр авазы,

Балыклар йөзүе,

Йолдызлар яктысы.

Кояшның җылысы,

Яңгырның коюы,

Игеннәр шаулавы                                                                                                                         

Кошларның сайравы.

Тыныч тормыш кирәк шул безгә:

Укырга, эшләргә, яшәргә.

Һәркем лаек бит моңа –

Аяз күк йөзе елмайсын

Яшенә-картына.

Булмасын һичкайчан  сугышлар,

Елмаеп яшәсен балалар!


Сибгатов Айгиз Радик улы, Балык Бистәсе районы,Олы Елга  авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе, 8 сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray


Комментарии

  • аватар

    Комеш Кынгырау

    0

    0

    Бик матур шигырь килеп чыккан, Айгиз!