Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тыныч булсын иртәләр

Арча районы Субаш-Аты авылының башлангыч сыйныф укучылары иҗаты.

Яраткан “Көмеш кыңгырау” газетабыз, без Сезгә үзебез иҗат иткән шигырьләребезне җибәрәбез. “Көмеш кыңгырау” газетасы мәктәбебез китапханәсенә килә. Без барыбыз җыелып, анда чыккан әкиятләрне, шигырьләрне укыйбыз.
Укытучыларыбыз Гөлгенә Вафина һәм Роза Нәгыймова апалар безне туган илебезне яратырга, батыр, кыю булырга өйрәтәләр.
Арча районы, Субаш-Аты авылының башлангыч сыйныф укучылары

Кайтыр солдат, кайтыр
Туган авылына.
Анда аны газиз
Әнисе сагына.
Бетсен иде сугыш
Кайтсын солдатлар.
Җир шары куанып
Атсын салютлар.  (Сәмиев Самат, 3 сыйныф)

Солдат абый сакта тора
Автоматы кулында.
Күз карашы бигрәк моңсу
Ниләр икән уенда. (Хөсәенова Язилә, 1 сыйныф)

Китте солдат, китте
Туган илне якларга.
Аңа кушылды зур хезмәт
Туган җирне сакларга.
Безнең илнең егетләре
Бар да кыюлар алар.
“Ура,без җиңдек!”- диеп
Кайтып керерләр алар. (Исмәгыйлева Камилә, 3 сыйныф)
Абыем Ринат
Солдатта булган.
Илне саклаган,
Безне яклаган.
Көчле булган, 
Сакта торган ул
Илебезне дошманнан
Саклап торган ул.  (Шайхуллин Рияз,4 сыйныф)


Солдатка китә егет,
Үз илен саклар өчен.
Яшел кием киерткәннәр
– Батыр бул син, - дигәннәр.
Исән сау кайт син, егет,
Сине монда көтәләр.
Булмасын җирдә сугыш
Тыныч булсын иртәләр.  (Касыймова Әдилә, 4 сыйныф)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев