Тынгысызлык
Яңа көннәр туа төн артыннан, Тик тынычлык күрми жаныбыз...
Тынгысыз күк
Зәңгәр күздәй, аяз күк йөзләре,
Нигә тынмый ана сагышы!
Нигә килми матур көннәр жиргә,
Туктаганчы гомер агышы.
Алып китеп газиз әтиләрне,
Абыйларны, сабый баламны
Тынгызыслык килде илебезгә:
“Алар аннан исән кайтырмы?”
Яңа көннәр туа төн артыннан,
Тик тынычлык күрми жаныбыз.
Хәбәрләрдән куркып тора күңел,
Бәлки, без дә ятим калырбыз?
Камилә Әхмәдиева, Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев