Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тылсымлы сүз

Шамил бүген мәктәптән ачуыннан кызарынып-бүртенеп кайтып керде.

 Әбисе, оныгының кәефе юклыгын күреп:

- Улым, берәр начар хәл булдымы әллә, төсең качкан? - дип сорады. Шамил дәшми генә авызын салындырып утырды-утырды да елап җибәрде. Әбисе, эшнең җитдилеген аңлап, оныгын әле генә пешкән кайнар коймак, тәмле кәнфитләр белән сыйлап, чәй эчерде. Малай тынычлангандай булды.

-Я, сөйлә инде хәзер, ни булды? - диде әбисе, оныгын кочаклап.

-Яратмый мине мәктәптә берсе дә! Рәсем дәресендә, кызыл карандашым булмагач, Нуриядән сорап торган идем - бирмәде. Тәнәфестә Айрат малайлар белән зур күмәч бүлешеп ашады, мин дә сораган идем, алар бөтенләй минем яннан китеп бардылар. Ни өчен шулай соң?! - диде, еларга җитешеп Шамил.

Әбисе уйлап-уйлап торды да:

- Улым, мин сиңа бер тылсымлы сүз өйрәтәм, шул сүзне әйтергә күнексәң, сине барысы да якын күрер, - дип оныгының колагына бер сүз әйтте. Малайның йөзләре яктырып китте:

- Әбием, бер дә авыр сүз түгел икән бит бу, рәхмәт сиңа! - диде.

Шамилнең үзгәрүен мәктәптәге дуслары тиз сизеп алдылар. Ул хәзер әбисе өйрәткән тылсымлы “зинһар өчен” дигән сүзне бер дә онытмый, иптәшләре белән гел матур сөйләшә. Аны бар да хәзер хөрмәт итә.

Беркөн Шамил мәктәптән кайткач:

- Әбием, син - минем тылсымчым, бүген сыйныфта иң тәмле телле укучыны сайладылар, барысы да мине атадылар, рәхмәт сиңа! - диде.

- Рәхмәтең өчен рәхмәт, улым! - дип, оныгының аркасыннан сөеп куйды әбисе.

  Ильясова Айсылу, 14нче гимназиянең 6нчы “б” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев