Тылсымчы куян
Ничек итеп бүре эткә, ә төлке песигә әйләнгән?
Борын-борын заманда караңгы урманда куян яшәгән. Аның тылсымлы таягы булган, шуның ярдәмендә ул җәнлекләргә ярдәм итеп торган. Бервакыт төлке белән бүре, авылга барып, тавык урлап кайтырга сөйләшкәннәр. Куян аларның ниятен белеп алган һәм тавыкларны коткарырга уйлаган. Ул авылга чапкан һәм тавыкларга барысын да сөйләп биргән. Тавыклар куначага менеп качканнар. Ә куян төлке белән белән бүрене көтеп торган һәм тылсымлы таягы ярдәмендә бүрене эткә, төлкене песигә әйләндергән. Шуннан соң эт өйне бүре белән төлкедән, ә песи тычканнардан саклаганнар.
Айзат Хәмәтшин, Мөслим районы, Күбәк урта мәктәбе, 2нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев