Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тылсым көткәндә

Чаллы шәһәре 41нче мәктәбендә актив эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары безне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, яңа шигырьләр җибәргәннәр.

Чаллы шәһәре 41нче мәктәбендә актив эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары безгә кышкы сәламнәрен юллап, якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләгәннәр, иң изге теләкләр белән яңа шигырьләр җибәргәннәр.
Җитәкчеләре Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Тылсым көткәндә

Ел да чыршы бизибез,
Бу эштән һич бизмибез.
Инде буйга җитсәк тә,
Серле тылсым көтәбез.

Әби дә көтә микән,
Сорадым аннан иртән.
«И балам, яшькә карамый,
Мин дә шул тылсым көтәм!»

Көтә икән әби дә.
Сорау бирдем әтигә.
Башымны катырма дип,
Ул җибәрде әнигә.

Әни һич тә бушамый,
Тегене-моны югалый.
Сорауны һич ишетми,
Әллә бик озак уйлый...

Җавап бирде көттереп:
“Йөрмә син трай тибеп!
Тылсымны күктән көтмә,
Син аны үзең эшлә!”
Сагындыкова Лилия, Чаллы шәһәре,  8 нче сыйныф.


Үзгә җилләр
Һәр фасылның үз җиле
Барлыгын беләсезме?
Җил көн дә төрле була,
Сез шуны сизәсезме?

Җәйнең кайнар кочагында,
Җилдә тирләп пешәсезме?
Зәмһәрир суыкларда
Салкын җилләр өтә безне!

Көзнең ачы җилләрендә
Җылы эзли  җан иясе.
Салкын җилләр исмәгез,
Килә кайчак диясе.

Язын да җилләр үзгә,
Үтеп керә үзәккә.
Җәйгәрәк җылы җилләр
Майдай керә йөрәккә.

Һәр ел фасылында
Җилнең холкы үзгәрә.
Бер көн җылы, я салкын,
Ә син менә түз генә!

Гатиятуллина Зилә, Чаллы шәһәре, 8 нче сыйныф.


Тиз үтә
Каникуллар тиздән җитә,
Икенче чирек бетә.
Кыш бабайга хатлар язып,
Нәниләр бүләк көтә.

Яңа ел тиздән җитә,
Башлана да ел бетә...
Әби әйтә:” Кадерен бел,
Гомеркәй бик тиз үтә!”

Мулләхмәтов Камил, Чаллы шәһәре, 5 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X